Азнакаево
  • Рус Тат
  • Апам сугышка беренчеләрдән китте

    Кояш бар көченә кыздыра. Тирә-юньгә гармун моңы таралган. Бала-чагаларның шатлыклы чыр-чуы, өлкәннәрнең "Әйдә, алып сал!" кебек тавышлары белән Сабан туе гөрләп тора. Кинәт бөтен мәйданга "сугыш" дигән сүз таралды. Бөтен күк йөзен болыт каплап алып, ниндидер аҗдаһа күңелләрдән бар шатлыкны суырып алгандай булды. Атларга төялгән ир-егетләрнең өздереп гармун уйнап: "Я...

    Кояш бар көченә кыздыра. Тирә-юньгә гармун моңы таралган. Бала-чагаларның шатлыклы чыр-чуы, өлкәннәрнең "Әйдә, алып сал!" кебек тавышлары белән Сабан туе гөрләп тора. Кинәт бөтен мәйданга "сугыш" дигән сүз таралды. Бөтен күк йөзен болыт каплап алып, ниндидер аҗдаһа күңелләрдән бар шатлыкны суырып алгандай булды.

    Атларга төялгән ир-егетләрнең өздереп гармун уйнап: "Я кайтырбыз, я кайтмабыз, сау булыгыз, туганнар!" дип җырлаганнары, хатын-кызлар, бала-чагаларның ярсып елаганнары әле дә колакка ишетелгән кебек.
    1942 елның март аенда Мирмәгъсүм абый Әхмәтҗанов сугышка китте. Шул ук елның апрелендә Бибинур апа Садыйкова: "Әти, әни , мин сугышка китәм", - дип шалтыратты. Бу шалтыратудан соң, әти белән әни телгә килә алмыйча тордылар. Апам Тымытыкта эшли иде, комсомол секретаре дә булды. Әти апам янына бару өчен колхоз рәисенә ат сорап кергән. Ул ышанмаган: "Хатын-кызларны сугышка алалар мени? Юк-бар сүз сөйләп йөрмә әле", - дип әтине ачуланып чыгарган, ат бирмәгән. Әти - Садыйк Әхмәтҗанов, бер капчык сохари күтәреп, Мәнәвездән Тымытыкка җәяүләп чыгып киткән. Апамнар менә-менә кузгалырга торганда, барып җитә алган үзе.
    Бибинур апа хатын-кызлар арасында Азнакай районыннан беренчеләрдән булып, үз теләге белән сугышка китте. Иң алгы сызыкларда хезмәт иткән, контузия алган, пуля аягын аркылы тишеп чыккан. Апа китеп бер ел да үтмәде, җиңгәй - Кадрия Хәсәнованы алып киттеләр. Әтиләр аны тракторчылыкка укытканнар иде. Гомерләре бетмәгәч, өчесе дә әйләнеп кайттылар.
    Әти алар исән-сау кайтсыннар дип көнне-төнгә ялгап, фронтка атлар тәрбияләде, үз-үзен аямыйча иң авыр эшләрне башкарды. Ач-ялангач йөреп, шатлыклы көннәрне күрә дә алмыйча, яшь көенә 1944 елда вафат булды. Бу чорда 7-8 яшьлек кечкенә кызчык кына булсам да, сугыш чоры хатирәләре күңелгә мәңгелеккә уелып калган.
    Мәдинә ӘХМӘТҖАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: