Азнакаево
  • Рус Тат
  • Аның үз кыйбласы

    1941 нче ел балалары. Язмыш алар жилкәсенә никадәр йөк, сынаулар әзерләп куйган. Авылда туып-үскәннәргә бигрәк тә. Моны ачыграк күзаллау өчен милләтебезнең мәшһүр улы Мөхәммәт Мәһдиевнең әнә шул исемдәге романын укып чыгу да җитә. Бала һәм үсмер чаклары җөмһүриятебезнең Минзәлә районы Колморза авылында үткән Фәнүс Бикмәтовның да тормыш юлы башка чордашларыныкыннан...

    1941 нче ел балалары. Язмыш алар жилкәсенә никадәр йөк, сынаулар әзерләп куйган. Авылда туып-үскәннәргә бигрәк тә. Моны ачыграк күзаллау өчен милләтебезнең мәшһүр улы Мөхәммәт Мәһдиевнең әнә шул исемдәге романын укып чыгу да җитә. Бала һәм үсмер чаклары җөмһүриятебезнең Минзәлә районы Колморза авылында үткән Фәнүс Бикмәтовның да тормыш юлы башка чордашларыныкыннан берни белән дә аерылмый дисәк, бераз гына ялгыш булыр. Язмыш дигәнең аны артыграк та сынамады микән?!

    Әтисе Мәскәү астында барган сугышларда «ура» кычкырып дошманга каршы һөҗүмгә ташланганда дөньяга аваз салган Фәнүс, ул фронттан кайтуга ишекне инде үзе ачарлык була. Сакал-мыек баскан таныш түгел абыйның аны кочагына күтәреп алудан куркып китә. Ә инде аның әтисе булуын белгәч, бер тотам артыннан калмый йөри. Әмма бу бәхет дигәнең генә озакка бармый…

    Сугыштан соң туган янә өч сабыен, авыру хатынын калдырып, Якуп гаиләсеннән китә. Дөньяның бар авырлыгы әле буыны да ныгымаган Фәнүс җилкәсенә кала. Ничарадан бичара, үсмер көтүче ярдәмчесе булып яллана. Өч туганына әти дә, әни дә булырга туры килә. 5 чакрымдагы күрше авылга йөреп сигез класс тәмамлый. Инде төп көтүче дә итеп куялар. Әнә шулай тормыш көйләнеп, бер эзгә салынды дигәндә генә…

    Әңгәмәдәшем балачагы, үсмер еллары турында сөйләгәндә янә Мәһдиев әсәрендәге сүзләр күңелгә килде: «Бәхетеңне сыер сөзсә, көтү көткән акчаңны да ала алмассың…». Әйтерсең Колморза малае Фәнүс турында язган! Урынсыз сәбәп табып (янәсе, төнлә көтмиләр), тиешле акчаларын да түләмичә, ике көтүчене дә эштән чыгаралар. Хәер, соңыннан ул бу хәлнең язмышын тамырдан үзгәртүгә сәбәпче булуына сөенә генә, әмма ул вакытта бердән нахакка җаны әрнесә, икенчедән, туганнарын ничек туендырырмын дип хафага төшә. Ходай үзенең иманлы баласына (әтисе мулла, әнисе дә намазда булганлыктан, Фәнүс кечкенәдән дин тота) ярдәмен сала: дусты белән алар Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керәләр (сөйләсәң, монсы үзе бер кыйсса). Аны уңышлы тәмамлаган, инде гаилә корырга да өлгергән яшь белгечне юллама белән Азнакайга эшкә җибәрәләр.

    Реклама

    Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә техника куркынычсызлыгы буенча инженер, «Актүбә» совхозында инженер, «Азнакайнефть» идарәсе цПВСында слесарь, УТТда механик, тәэминат бүлеге начальнигы булып эшләп гомер үткән дә киткән. Кайда гына эшләсә дә, намуслы, тырыш хезмәте Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән.

    Шаулап-даулап йөрмәсә дә, ипле, сабыр, тыныч холыклы Фәнүс ага районның, үзе яшәгән Актүбә бистәсенең иҗтимагый тормышында актив катнашучылардан берсе. 12 ел судта халык утырышчысы була. 15 ел дәвамында бистәнең Сабан туе бәйрәмнәрен саф татар телендә, милли бизәкләргә төреп, халкыбызның җуелмас тарих битләрен «ачтырып», олысы-кечесенең игътибарын тартып, зур осталык белән алып бара. Ә инде бистәне мәчетле итәргә алынуы үзе бер вакыйга…

    Иске мәчеттә бер төркем картлар намаз укыган вакытта башкаладан кайткан олы кунак белән районның ул чактагы җитәкчесе килеп керә. Сөйләшү барышында тел төпләреннән шул аңлашыла: үзләрен депутатлыкка кандидат итеп сайларга өндәп йөрүләре икән. Яңа мәчет салу турында сүз кузгатуга җай чыгуына сөенеп, Фәнүс Бикмәтов үгезне мөгезеннән ала: ошбу гозеребезне үтәргә алынсагыз, сезне яклап тавыш бирербез.

    Бер генә түгел, өч-дүрт сайлау үтә, депутат та булалар. Әмма вәгъдә генә һавада асылынып кала. Районның гына түгел, республика үсешенә зур өлеш керткән никадәр нефтьче яшәгән бистәгә мәчет фарыздыр, ярдәм итүче табылыр әле дип, бу изге эшкә Фәнүс Якуп улы үзе алына. Тәвәккәл таш яра, ди, Казанга барып республика мөфтие Госман Исхакыйның ишеген кага. Икәүләп ул чактагы Президент Минтимер Шәймиевкә хат юллыйлар. Шул елны ук акча да бүлеп бирелә, иман йортына нигез салына, хәтта түбәсен үк ябып куялар. Әмма эчке эшләргә акча җитми, төзелеш ярты юлда туктап кала. Корбан гаете чорында Фәнүс ага янә башкалага мөфти катына юл тота. Республика бюджетыннан тагын өлеш чыга. Ә инде янәшәдә кибет, госел коену урыны салуда «Азнакайнефть» идарәсе һәм район җитәкчеләре (вәгъдәсен үтәмәгәне киткән чак) булышлык итә. Әлбәттә, бистәнең җирле үзидарәсе (бигрәк тә башлык урынбасары Мөзәккир Салихов), халык та булдыра алганча өлешен кертә. Хәер, Фәнүс ага безгә-«Маяк» газетасы хезмәткәрләренә дә тынгы бирмәде: әле мәчет төзүдә ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итик әле дип белдерү бирүне үтенә, әле өлеш кертүчеләргә рәхмәтен җиткерергә ашыга…

    Әнә шулай Актүбә бистәсендә, ниһаять, өр-яңа мәчет калка. Сабый чактан тоткан кыйбласына тугры калган Фәнүс Бикмәтов бүген дә изгелек юлында: туган авылында иман йорты төзетү хыялы белән янып йөри.

    Лиза Нур

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: