Азнакаево
  • Рус Тат
  • Андыйлар күбрәк булсын иде

    Нефть тармагында көчле , тырыш , сәламәт һәм сәләтлеләр генә эшли ала торган цехлар бар. Нинди цехлар ул дип сорап та торасы түгел, күпләр Җир асты ремонты, яки Скважиналарга капиталь ремонт ясау цехлары дип әйтәчәк. Ел әйләнәсенә, һава торышына карамый, ял көннәрсез скважина авызында торба төшереп, торба менгезеп ремонт ясаучы...

    Нефть тармагында көчле , тырыш , сәламәт һәм сәләтлеләр генә эшли ала торган цехлар бар. Нинди цехлар ул дип сорап та торасы түгел, күпләр Җир асты ремонты, яки Скважиналарга капиталь ремонт ясау цехлары дип әйтәчәк. Ел әйләнәсенә, һава торышына карамый, ял көннәрсез скважина авызында торба төшереп, торба менгезеп ремонт ясаучы кешеләрнең хезмәте җиңелләрдән түгел. Шунысы бар, сайлаган һөнәрләре Җир ана үз кендегенә бәйләп куйгандай яныннан җибәрми, шуңа да алар озак еллар хезмәт куярга мәҗбүрләр.

    Мәктәпне тәмамлагач, Борис Леонидович Гомин язмышын җир асты ремонты белән бәйләргә уйламагандыр. Ул үзе кебек техника җене кагылган авыл малайлары кебек үк Азнакайдагы 23 нче Профессиональ урта техник училищега укырга керә. Киң профильлы механизатор белгечлеге алып чыкканнан соң, әтисе янында "Азнакайнефть" идарәсенең 1-нче Технологик транспорт идарәсендә, юл төзү машиналарына ремонт ясаучы слесарь булып эшли башлый. Бер елдан армия сафларын алына. Алга китеп шуны да әйтеп үтү кызыклы. Борисның бабасының әтисе гаиләсе белән бу якларга кулак буларак туган җирләреннән сөрелеп килеп чыккан булган. Татарлар белән уртак тел тиз тапканнар. Алар Кәкре - Елга авылына килеп утыру белән җиң сызганып эшкә керешкәннәр. Кәтем белән Мәсегыт авыллары арасыннан агучы Мәллә елгасында он тегермәне тергезеп җибәргәннәр. Әнисе Надежда Кәкре-Елга авылынның ипи пешерү цехында ипи пешергән, аннан Азнакайга күчкәч "Юность" ашханәсендә камыр ашлары пешерә. Әтисе Леонидка шәһәрдән фатир биргәч, гаилә Азнакайга күченә. Борис үзе рус милләтеннән булса да, теле татар. Бу кайбер татарларга өлге булырлык сыйфат.

    Борис армия сафларыннан йөреп кайтканнан соң, Азнакай бораулау идарәсенә бораулаучы ярдәмчесе булып эшкә килә. Шуннан башлана да инде аның "Җир кендегенә" бәйләнүе. Тугыз ел шушы авыр хезмәттә эшләгәннән соң, ул Азнакай УПНП КРС идарәсенә скважиналарга капиталь ремонты ясауда бораулачы булып эшкә күчә. Анда да ун ел тырыш хезмәт куя Борис. Монда эшләгәндә "Татнефть"ААҖ ендә ел да август аенда уза торган һөнәри ярышларда даими катнаша. "Скважиналарга капиталь ремонт ясау бригадалары арасындагы ярышларда күпме катнашканымны хәтерләмим дә инде, биш-алты тапкыр гына булгандыр, беренче урыннар ала идек, әле монда Җир асты ремонты ясау цехына күчкәч тә ПРС бригадалары арасындагы ярышта ике ел рәттән катнашырга туры килде",- ди ул чорларны искә төшереп. 1999 елның беренче октябреннән ул "Азнакайнефть" идарәсенең Скваңиналарга җир асты ремонты цехында скважиналарга капиталь ремонт ясауда бораулаучы булып эшли башлый. Анда сигез ел эшләгәннән соң, скважиналарны капиталь ремонтка хәзерләү операторы булып эшкә күчерелә. Бүгенге көндә дә шул хезмәттә. Мин цех базасына барып кергәндә пакерлар ремонтлау эше белән мәшгуль иде ул. Бик җаваплы хезмәт. "Көненә бер пакерны сүтеп, кабат җыярга тырышам. Кайвакыт нык ватылулар булмаганда икене дә җыерга җитешәм. Нәрсә хәрәкәтләнә, барысы да минеке инде, барысын да төзәтәм" ,- дип шаярта Борис.

    Эшләү дәверендә фотосурәте идарәнең Мактау тактасына куелды. "Татнефть" ААҖ һәм "Азнакайнефть" идарәсенең Мактау грамоталарына лаек булды. Менә быел нефтьчеләр бәйрәме көнне мәйданда зурлап аңа Россия Федерациясенең энергетика Министрлыгының Мактау грамотасы тапшырдылар. "Үзем өчен көтелмәгәнрәк булды ул бүләк, шуңа мәйданда бераз дулкынланырга туры килде,- ди бүләкне алган тантаналы вакытны искә төшергәч,- мин көтмәгән идем". Ул бүләккә кандидатуралар бер мин генә булмаганмындыр инде. Рәхмәт җитәкчеләргә, шулай гади хезмәтемне зурлаганнары өчен".

    Цехта да, аның турда кемнән генә сорама, гел уңай җавап кына ишетәсең. "Бар яктан да җайлы кеше ул,- ди цех җитәкчесе Рөстәм Сабиров,- ни кушсаң да, җиренә җиткереп эшләп куя. Андыйлар күбрәк булсын иде". Үзе дә, коллективыбыз бик яхшы безнең, ярдәм итәргә генә торалар, ди икән, хакыйкәтькә ышанмый хәлең юк.

    Хатыны Гүзәлия белән ул ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүген өч онык, бер оныкчык белән Мачаклы авылындагы дачаларында әвәрә килеп яшәп яталар. Алар табигать кочагындагы әлеге йортларын дача дип төзи башлаган булганнар, төзи башлагач дәртләнеп китеп, зурдан кубып суын, газын кертеп яшәрлек йорт итеп кергәннәр. "Хәзер, аннан таш йортка киләсе дә килми, пенсиягә ел ярым вакыт калды. Эшләтсәләр эшләрмен, җитте дисәләр, йортта эшнең бетеп туктаганы юк",- ди Борис Леонидович эшен дәвам итеп.

    Нәфис Әхмәт,

    автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: