Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ананың хисләре – хатларда

    Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, авыл биләмәләре башкарма комитетлары белән берлектә, Аналар көненә багышлап "Яшәвемнең мәгънәсе син - балам!..." исеме астында конкурс игълан итә. Аналарның балаларына әйтәсе килеп тә әйтә алмаган, бары тик күңелдә генә саклап йөрткән хисләрен, уй-фикерләрен хатлары аша җиткерүен сорыйбыз. Бәлки ул шигъри тәлгәшләрдә тасвирланыр, кечкенә хикәя...

    Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, авыл биләмәләре башкарма комитетлары белән берлектә, Аналар көненә багышлап "Яшәвемнең мәгънәсе син - балам!..." исеме астында конкурс игълан итә. Аналарның балаларына әйтәсе килеп тә әйтә алмаган, бары тик күңелдә генә саклап йөрткән хисләрен, уй-фикерләрен хатлары аша җиткерүен сорыйбыз. Бәлки ул шигъри тәлгәшләрдә тасвирланыр, кечкенә хикәя булып үрелер яки булмаса гыйбрәтле җан авазында чагылыр... Кыскасы, бәйге һәркемгә иҗади ирек бирә. Конкурсның мәгълүмати иганәчесе "Маяк" газетасы, димәк, иң яхшы дип табылган язмалар район басмасында да урын алыр. Әлбәттә, җиңүчеләрне призлар да көтә.

    Реклама

    Хатлар ЗАГС бүлегендә (Азнакай шәһәре, Мәрҗани урамы, 22) һәм авыл биләмәләре башкарма комитетларында кабул ителә. Бәйгегә 10 декабрьдә йомгак ясалачак.

    Оештыру комитеты

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: