Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ана капиталыннан азнакайлылар ничек файдалана?

Пенсия фондының Азнакай идарәсе ана капиталына дәүләт сертификаты программасы эшли башлаганнан бирле 4839 сертификат тапшырды.

Сертификат алучыларның 96 проценты ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга тоткан, калганы балаларга белем алуда файдаланган. 2018 ел башыннан программага үзгәрешләр кертү капитал акчасын шулай мәгариф өлкәсенә юнәлдерү мөмкинлеген дә бирә, хәзер гаиләләр сертификат акчасын балага өч яшь тулганны көтмичә, сертификат алуга ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре өчен түләүгә тота алалар.

Быелның августына ана капиталы сертификатларын районда 116 гаилә алган.

Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ягъни ана капиталы алу хокукына ия булу өчен сертификат алу хокукы бируче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы шарт. Ә сертификат алу һәм аннан файдалану вакыты чикләнмәгән. 2019 елда ана капиталы 453 мең сум тәшкил итә.

Ана капиталына сертификат алу өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды органнарына гариза белән мөрәжәгать итәргә кирәк. Гаризаны сертификат алуга хокук бируче бала туганнан соң да, гаилә өчен уңайлы башка вакытта да Пенсия фондына килеп бирергә, шулай ук «Гражданнарның шәхси кабинеты» аша да юлларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев