Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җан җылысын чордашлары – “Маяк” аша ирештерик!

    Кеше күңеле шулай яратылган, назлап, яратып әйтелгән бер генә сүздән дә, чак кына кайгырту-игътибар сизүдән дә эреп китәбез, җаннар сафланып кала, яшәү дәрте уяна... Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә ветераннарыбызга да, әйдәгез, җан җылысын җәлләмик әле. Аларны туган көннәре, тормышларының истәлекле вакыйгалары уңаеннан аларның чордашлары - 85 еллык...

    Кеше күңеле шулай яратылган, назлап, яратып әйтелгән бер генә сүздән дә, чак кына кайгырту-игътибар сизүдән дә эреп китәбез, җаннар сафланып кала, яшәү дәрте уяна... Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә ветераннарыбызга да, әйдәгез, җан җылысын җәлләмик әле. Аларны туган көннәре, тормышларының истәлекле вакыйгалары уңаеннан аларның чордашлары - 85 еллык тарихлы, бер-берләренә гомер буе тугры калган "Маяк" район газетасы аша котлаулар белән җиткерик. Бу сүзләрне без бигрәк тә учреждение, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә, ветераннарыбыз хезмәт куйган коллективларга юллыйбыз. Өлкәннәребезнең гомер бәйрәмнәренә сезнең ихлас теләкләрегез иң кадерле бүләк булыр!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: