Азнакаево
  • Рус Тат
  • Алмалар чәчәк атканда

    Галия аның белән танышканда урамда яз, алмалар ап-ак чәчкәдә иде. Гөрләвекләрнең җыры күптән тынса да, күңелләрне язгы хисләр җилкетә. Кызлар, егетләр клубка, кичке уенга җыелдылар. Егетләр арасында, елмаеп, бер чит егет тә басып тора иде. Кызлар әлеге егеткә карап, чош-пош килеп, нидер сөйләшеп тә алдылар. Галия кыяр-кыймас кына аңа күтәрелеп...

    Галия аның белән танышканда урамда яз, алмалар ап-ак чәчкәдә иде. Гөрләвекләрнең җыры күптән тынса да, күңелләрне язгы хисләр җилкетә. Кызлар, егетләр клубка, кичке уенга җыелдылар. Егетләр арасында, елмаеп, бер чит егет тә басып тора иде. Кызлар әлеге егеткә карап, чош-пош килеп, нидер сөйләшеп тә алдылар. Галия кыяр-кыймас кына аңа күтәрелеп карауга, аның зәңгәр карашларына "күмелде". Ул карашларда сөю, мәхәббәт белән бергә, бераз моңсулык та чагыла иде. Егетнең әллә зәңгәр күзләре, әллә елмаюы аны бер күрүдә гашыйк итте. Галия сер бирмәскә тырышты. Клубны дәртле көйләргә күмеп, гармунчы егет гармун тарта башлады. Галиянең Алсу исемле дус кызы уртага чыкты да, кунак егетен биергә чакырды. Ул Алсу белән биесә дә, карашлары белән Галияне эзли иде. Галия дә, Гамир исемле таныш егете белән биегән җирдән, сиздермичә генә аңа карап-карап ала. Карашларның шулай качыш уйнавы кайчанга кадәр барыр иде, ансын әйтүе кыен. Гармунчы бию көен туктатып, чүпләмле уенына күчте. Кунак егете Галиягә таба атлауга, аның юлын Гамир бүлде. Ул Галиянең кулларыннан эләктереп алды да, бөтереп уенга алып кереп китте. "Чүпләмле"не "өч"ле, "сигез"ле, "арка сугыш", "шешә тәгәрәтеш" уеннары алыштырды. "Шешә тәгәрәтү" чираты кунак егетенә җитте. Шешәнең авызы Галиягә карап тора иде. Егетләр, кызлар көлешергә тотынды, ә үзләре бертавыштан:
    - Галия, Ильяс, сезнең чират, чыгыгыз, чык! - диләр. Гамир:
    - Ул дөрес әйләндермәде, - дип каршы килеп маташса да, аны ишетүче булмады. Аларны этә-төртә клуб ишегеннән тышка чыгарып җибәрделәр. Караңгылык кочагында бераз сүзсез басып торганнан соң, кунак егете батыраеп китеп:
    - Әйдә, танышыйк. Мин Бәләбәйдән Ильяс булам, - диде. - Сезнең авылда матур кызлар күп дип, мине командировкага җибәрделәр, - дип тә шаяртып алды.
    Галия моңа бик шат. Шатлыгын күпме генә яшерергә теләсә дә, ул аның һәр халәтеннән сизелеп тора иде:
    - Миңа Галия дип эндәшәләр, - диде ул елмаеп.
    Ильяс Галиянең кулларыннан алып, үзенә таба тартты да:
    - Галия, бүген сине озатырга буламы? - дип сорап куйды. Үзе аның җавабын да көтмичә: - Бигрәк пешмәгәннәр, димәсеннәр тагын. Әйдә, йолдыз саныйбыз, - дип Галияне үбеп алды.
    Борынга алма, чия чәчәге исләре килеп бәрелә. Капка шыгырдаган тавышлар ишетелә, якында гына кошлар сайрый. Үзләре дә сизмәстән, егет белән кызның аяклары Галияләр капка төбенә алып килде. Ильяс чәчәккә күмелгән алмаларга карап сокланып торды. Рөхсәт сорап, бер чәчәген өзеп, Галиянең чәченә кадады. Алар күптәнге танышлар сыман, озак сөйләштеләр. Икесенең дә аерылып китәселәре килми иде. "Сезгә керергә вакыт", - дигән сыман таң әтәчләре хәбәр салды. Ильяс Галияне кочагына алды. Бер-берсенә сыенган шәүләләр болытлар арасыннан күренгән ай нурында тибрәлеп ала иде. Кызның таң алдыннан гына өйгә керүен Мәймүнә апа сизде. Галия эндәшми-тынмый гына җәеп куелган урынга менеп ятты. Шул көннән соң ул егет белән очрашуларны минутлап көтә торган булды. Аларның бер-берсенә булган мәхәббәтләре артканнан-арта иде.
    "Ул минеке, калдыр аны!"
    Гамир генә үзенә тынычлык таба алмыйча, балтасы суга төшкән кебек йөрде. Ул, Ильясны очратып, сөйләшеп тә карады:
    - Галия - минеке, калдыр аны! - диде.
    Ә Ильяс тыныч һәм сабыр гына:
    - Галия кайсыбызны сайлар бит, - дип куйды.
    Гамир ачулы карашын Ильяска текәп торды да:
    - Карарбыз әле, - дигән сыман кырт кына борылып китеп барды.
    Ильяс бу сөйләшү турында Галиягә бер сүз дә әйтмәде. Эштән кайтышлый кыз кибеткә керде. Аны күреп калган Гамир машина белән кибетнең ишек төбенә үк килеп туктады. Кабинасыннан җәһәт кенә сикереп төште дә:
    - Галия, кая ашыгасың болай, әйдә, кайтарып куям, - дип дәште.
    - Рәхмәт, - диде кыз - без җәяү йөрергә өйрәнгән.
    - Галия, - диде егет каударланып, - безгә сөйләшергә кирәк. Ашыкмасаң, миңа да бәлкем биш минутыңны бүләк итәрсең.
    - Сөйләшик булмаса, Гамир. Сөйләшик тә, барсына да нокта куйыйк, - диде Галия, карашын аска төбәп.
    - Нокта!? - диде Гамир ачуын күрсәтмәскә тырышып, - Бәлки өтер генә куеп торырбыз? Аның эчке халәтен күзләре сөйли иде.
    - Галия, мин сине яратам. Килгән кеше килә дә китә ул. Без шушы авылда каласы. Миңа кияүгә чык! Риза булсаң, сорарга әниләрне җибәрәм.
    - Син нәрсә, Гамир, мин сине яратмыйм да бит, - дип әйткәнен сизми дә калды кыз. Йөгерә-атлый китеп барды. Гамирнең: "Син барыбер минеке булачаксың", - дигән сүзләрен дә ишетмәде.
    Бу турыда Ильяска да әйтеп карады. Ильяс:
    - Үзең риза булмасаң, ул сине берни дә эшләтә алмый, курыкма! - дип тынычландырып килде.
    Урамда - әбиләр чуагы. Көннәр әкренләп, үз мәшәкатьләре белән үтеп тора. Көтмәгәндә генә Ильяска кайгылы хәбәр килеп иреште. Әнисе каты авырып киткән, катлаулы операция көтелә икән. Ул Галиягә үзе белән китәргә тәкъдим ясады. Галия:
    - Кайт әниең янына! Ул аякка баскач, без бергә булырбыз, - дип егетнең иңнәренә сарылды.
    - Алма чәчәгем, без алмалар чәчәк аткач, һичшиксез өйләнешербез, - дип Галиянең иреннәреннән үпте. Кыз:
    - Мин сине көтәрмен, хуш! - дип кул болгап калды.
    Ильяссыз узган ярты ел гомерен кыз егеттән килгән хатларга багышлады. Гамир очраганда, бәйләнгәләсә дә, Галия аны кире кага торды. Ә бер көнне: "Суга барам", - дип чыгып киткән җиреннән, өенә кайтмады. Әнисе иптәш кызларыннан сораштырды, алар да белмиләр иде.
    Су алган җиреннән, башына одеял каплап, бер-ике дус егете белән Гамир урлап китте аны. Галия күпме генә каршылык күрсәтсә дә, берни эшли алмады. Ул кичне, таңны аттыра алмыйча теңкәсе корыды аның. Күз алдында Ильяс тора, кыз вәгъдәсендә тора алмаганга сызлана. Менә шунда гына Галия Аллаһтан узып сөйләнергә ярамаганын аңлады. Ә иртән Гамир ишекне ачты да:
    - Китәсең килсә, рәхим ит, - диде.
    Ләкин Галия бу өйнең тупсасын атлап чыга алмаячагына төшенгән иде инде. Гамир бер чарасыз Галиянең ризалыгын алгач, Мәймүнә апаның ишеген какты:
    - Кызың бездә, адәмчә сорагач бирмәдең, урлап алып кайттым. Туйга әзерләник! - диде.
    Ипьясның хатлары җавапсыз калды. Аларны мичтәге ялкыннар гына "укый" иде. Җавап көтеп арган Ильяс алмалар ап-ак күбеккә күмелгәч, җылы кояшлы көнне үзе авылга килеп төште. Галияләргә керде. Мәймүнә апа намазлык өстендә утыра иде. Хәл-әхвәл сорашып, чәйләп алгач, егет әнисенең вафат булуын, Мәймүнә апа рөхсәт итсә, Галияне алып китәргә кайтуын әйтте. Мәймүнә исә егеткә карап, авыр сулап, көрсенеп куйды да:
    - Соңардың шул, бала, соңардың, - дип, булган хәлләрне сөйләп бирде. Аннан нидер искә төшкән сыман, тәрәзәне ачты да урамда шау-гөр килеп уйнаучы балаларның берсенә дәште:
    - Улым, Гамир абыеңнарга кереп, Галия апаңа гына әйт әле: "Әниең авырып киткән" диген. Килеп китә алмасмы икән? Малай шундук түбән очка чапты. Ильяс җанына урын таба алмый ишекле-түрле йөри, сөйгәнен, иң кадерлесен югалтканын сизеп, йөрәге әрни. Озак көттермәде, тыны-көне беткән Галия дә күренде. Әнисенең сау-сәламәт икәнен күргәч, бераз тынычланды. Шунда тәрәзә янында басып торган Ильясны күрде дә, коелып төште. Тынлыкны Ильяс бозды. Ул, тәрәзәгә карап, моңсу гына әйтеп куйды:
    - Алмалар тагын ап-ак чәчәктә. Мин сине алырга кайткан идем бит, алма чәчәгем, - диде. Галия авыр сулап:
    - Соңардың шул, Ильяс. Синең белән китә алмыйм. Мин - башка кеше хатыны инде. Кичер мине! Вәгъдәмдә тора алмадым, - дип күз яшьләрен күрсәтмәс өчен читкә борылды. Ильяс:
    - Мин сине биш балаң булса да алып китәргә риза. Китик әйдә, китик! - дип ялварды.
    - Безгә бергә булырга язмаган. Өйлән, башка килеп йөрмә! - диде дә, Галия ишеккә борылды...
    Еллар тезелеп, бер-бер артлы үтә торды. Гамир Галия өчен яхшы ир булды. Нинди генә чаклар булса да, Ильясны искә төшереп, җанын кыйнамады. Тормышлары җитү. Биек коймалар артында алма агачлары арасыннан ике катлы коттеджлары нур чәчеп тора. Ике кызлары, бер уллары җитеп килә. Ләкин Ильяс белән үткәргән бәхетле минутлар барыбер онытылмый. Гомер аккан сулар кебек үткән дә киткән. Күрче, быел кызлары Резедага да унсигез яшь тулган. Ул мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга керде.
    Илһамия белән очрашу
    Ильяс Галияне сирәк булса да күреп торырмын дигән өмет белән Галияләр авылыннан биш чакрым ераклыктагы Куштирәк авылына килеп урнашты. Аны Илһамия исемле кызга өйләнеп тә җибәргән, дигән сүз йөрде. Аның да ике малае, бер кызы үсә диләр. Малае Резедадан дүрт айга гына кече икән. Айлар, еллар шулай уза торды. Ильяс күренгәләп йөри иде, бер мәл күздән югалды.
    ...Ул көнне аларның капкасын тазарак, мөлаем гына бер хатын-кыз какты. Ул керә-керешкә үзен Илһамия дип таныштырды:
    - Менә син нинди икәнсең, - дип сөйләвен дәвам итте ул, - иремнең юк-барга күзе төшмәгәнен белсәм дә, үз күзләрем белән күрмичә, ышанмаган идем. Хәзер инде моңа инандым. Аптырап торган Галиягә: - Мин - Ильясның хатыны. Сине алырга килдем. Ул үзе килә алмады, юл фаҗигасенә очрап, сырхауханәдә ята. Аның сине бик күрәсе килә. Сине яратуын белеп яшәдем. Мин барсына да күнегеп беттем. Ни булса да, ул минем белән. Мин аны өзелеп ярата идем, - диде ул.
    Илһамия сөйләгәннәр барып җитмәсә дә, Галия кирәген аңлап алган иде инде. Ул Илһамия артыннан ишеккә таба тартылды. Аның күз алдында кичә күргән төше тибрәлә. Имеш күл буенда йөри. Ә күлдә пар аккошлар йөзә. Кинәт күк йөзен кара болыт каплап алды. Яшен яктысында бер аккошның яраланганы чагылып китте. Галия бу төшен нәрсәгә юрарга да белмәгән иде. Ильяска булган икән.
    Алар сырхауханә ишеген атлап керделәр. Ильяс ябыккан, тик күзләре генә Галиягә яшьлеген хәтерләтә иде. Аңа терәлеп үк унбиш яшьләр чамасында кыз бала утыра. Ильяс, Галияне күргәч, күтәрелмәкче булып, елмаеп, аңа нурлы карашларын текәде. Ул карашта яшьнәп узган яшьлектәге үкенечләр ярылып ята иде. Илһамия иренең караватына терәп үк Галиягә урындык куйды. Үзе иренең маңгаеннан үбеп, мендәрен җайлаганнан соң: "Менә әтисе, синең яраткан Галияңне табып алып килдем", - диде. Ильяс Илһамиянең кулларына үрелеп, сыйпап алды. Бу аның рәхмәтен белдерүе иде. Илһамиянең яшь бөртекләре бер-берсен куыша-куыша, аска тәгәрәштеләр. Ильяс әнисенә карап торган кызга эндәште: "Кызым, алма чәчәкләре өзеп алып кер әле!" Галия башын күтәреп, тәрәзәгә карады. Күр, алмалар ап-ак чәчкәдә икән! Ир башын әзрәк ияргә кушып, кызы күтәреп кергән чәчкәләрне Галиянең чәченә кадады. Кулларын учына алып, байтак кына сүзсез торганнан соң, йөрәгенә куйды. Аннан: "Илһамия бир әле кулларыңны!" - дип Илһамиянең кулларын Галиянең кулы өстенә куйды да, әкрен генә күзләрен йомды. Бу аның якты дөнья, яраткан кешеләре белән мәңгегә хушлашуы иде.
    Соңгы амәнәт
    Икенче елны алмаларның чәчкәсен салкын алды. Ә быел алар кабат ап-ак чәчкәдә. Язлар да соңармыйча үз вакытында килде. Резеда укуын бетереп, Куштирәк участок сырхауханәсендә табиб булып эшли. Ә бер көнне әнисен гаҗәпкә калдырып:
    - Мине бүген Куштирәктән сорарга киләләр. Әтигә дә әйтеп куй! - диде.
    Галия үзе дә сизмәстән:
    - Ниндирәк кешеләр соң, нигә алданрак әйтмәдең, кызым? - дип карашын кызына төбәде.
    - Аның әтисе агроном булган, Ильяс исемле. Тик өч-дүрт еллар элек үлгән. Әнисе - Илһамия апа. Олы уллары Илшат. Ул үзе шофер булып эшли, - диде Резеда.
    Галия тораташ сүзсез калды. Аның уйлары үткәннәргә, яшьлегенә җитәкләп алып килеп, Ильясның кочагына салды. Ә кичкә Илшат әнисе Илһамия, туганнарын ияртеп, Резеданы сорарга килде. Егетнең кулында алма чәчәкләре иде. Ул аларны Резеданың чәченә кадады. Бу - әтисе Ильясның соңгы амәнәте иде.
    Гафифә Гаффарова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: