«Алдынгылар хәрәкәте» конференциясе узды
«Тау» Яшьләр үзәгендә узган чара Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашучы яшьләребезне сәламләп, хәрәкәтнең нинди әһәмияткә ия булуын ассызыклады: «Азнакаебыз яшьләре кайда гына булмасыннар, нинди генә чараларда катнашмасыннар, сынатмыйлар, һәрвакыт алдынгылар сафында баралар, районыбыз данын яклыйлар. Сезнең ярдәм белән Азнакай лидерлар рәтендә. Без сезнең белән горурланабыз. Афәрин. Алга таба да бу эшчәнлекне дәвам итәрбез. Уңышлар телим сезгә», — диде ул.
Конференция эшендә катнашучылар хәрәкәт эшчәнлеге белән таныштылар. «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге рәисен сайладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев