Азнакаево
  • Рус Тат
  • Алдарлар кармагына каба яздык

    Кесә телефоныннан таныш түгел номер шалтыраткач: "Кем икән бу?" дип аласы иттем. Бик тә җитди тавыш белән: - Алло, ишетәсезме? Следователь шалтырата сезгә. Сезнең улыгыз юл һәлакәте ясады... - Ничек? Кайчан? Кайда? - дидем мин соң дәрәҗәдә куркып. - Сезнең улыгызның гаебе белән бер кызның бик көчле баш мие селкенде....

    Кесә телефоныннан таныш түгел номер шалтыраткач: "Кем икән бу?" дип аласы иттем. Бик тә җитди тавыш белән:
    - Алло, ишетәсезме? Следователь шалтырата сезгә. Сезнең улыгыз юл һәлакәте ясады...
    - Ничек? Кайчан? Кайда? - дидем мин соң дәрәҗәдә куркып.
    - Сезнең улыгызның гаебе белән бер кызның бик көчле баш мие селкенде. Хәзерге вакытта бик авыр хәлдә сырхауханәдә ята.
    - Юк, ышанмыйм, - дидем мин. - Үзен бирегез телефонга!
    - Әни, таныйсыңмы, бу мин, улың бит. Мин бик зур авария ясадым, - диде русчалатып өзек-өзек тавыш.
    Каушаудандыр инде, ул тавыш гел дә үземнең улымның тавышы сыман.
    - Нигә русча сөйлисең, улым?
    Ул арада аның сүзен бүлдереп тикшерүче үзе сөйләп китә:
    - Мин аңа татарча сөйләшергә рөхсәт бирмим. Без аңламыйбыз.
    Телефоннан тагын улым сымак тавыш дәвам итә:
    - Әни, миңа татарча сөйләргә рөхсәт итмиләр, - ди ул.
    Тагын да җитди тавышлы тикшерүче сөйли башлаган иде, бераз гына "төчкертеп алган", кырымда торучы ирем миннән телефонны тартып та алды, тозлап-борычлап бер-ике сүз әйтте дә, кулын селтәп китеп барды.
    Мин тагы да шалтыратмаслармы дип көтсәм дә, шалтыратучы булмады. Тик мин борчылуның чигенә чыккан идем инде. "Исән-сау гынамы сез?" - дип тиз генә олы улыма, аннан кече улыма шалтыраттым. Аптырап калган улларыма шушы хәлне сөйләгәч, көлештеләр:
    - Акча алыр өчен мошенниклар шулай эшләгән. Әни, син ышанма аларга, - диделәр. - Менә, әти, молодец, югалып калмаган.
    Акча алу өчен безне хәзер ничек кенә алдамыйлар. Газета укучылар, сез дә андый вакытларда югалып калмагыз!
    Әлфинур ГАЛИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: