Азнакаево
  • Рус Тат
  • Алдагы елга Азнакайның үсеш юллары билгеләнде

    Өч югарылыктагы - РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм җирле депутатлар район активы һәм җәмәгатьчелек белән очрашкан икән, бигрәк тә ел төгәлләнер алдыннан, димәк моңа җитди сәбәп бар. Әлеге җыелышта 2014 елга районның үсеш перспективалары һәм стратегияләре билгеләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов чыгышыннан күренгәнчә, киләсе елда да...

    Өч югарылыктагы - РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм җирле депутатлар район активы һәм җәмәгатьчелек белән очрашкан икән, бигрәк тә ел төгәлләнер алдыннан, димәк моңа җитди сәбәп бар. Әлеге җыелышта 2014 елга районның үсеш перспективалары һәм стратегияләре билгеләнде.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов чыгышыннан күренгәнчә, киләсе елда да авыл хуҗалыгы секторы төп игътибар үзәгендә булачак. Коры эссе җәйгә, көзге туктаусыз яңгырларга карамастан, игенчеләребез быел һәр гектардан 26 центнер уңыш алып, ашлыкның тулаем җыемын 135,6 мең тоннага җиткергәннәр. Терелекчелек тармагында да уңай үзгәрешләр бар. 26 фермага сөтүткәргеч һәм сөт сутыкыч җайланмалар урнаштырылган. Шәхси хуҗалыкларда дүрт һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга барлыгы 200 данә сыер саву аппараты тапшырылган, әле тагын шушы араларда 30 гаилә алачак икән. Планда - "Гаилә фермалары авылы" проектын гамәлгә ашыру. Аның нигезендә Тымытык авыл җирлеге территориясендә 20-23 гаилә фермасы, азык-төлекне эшкәртү предприятиеләре һәм фермерларга торак йортлар төзү күздә тотыла. Әлеге проект ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында да яклау тапкан. Айдар Хәләфетдин улы фикеренчә, бу яшьләргә авылда төпләнергә һәм эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук Актүбәдә 3800 баш савым сыерга исәпләнгән мега-ферма төзелүе хакында җиткерде.

    Райбашкарма комитет җитәкчесе социаль сәясәт өлкәсенә тукталып, районда быел бала тууының үлем-китемгә караганда артуын, халыкны диспансерлаштыру буенча киң күләмле программаның тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Табибларга кытлык мәсьәләсен чишү юлларын да күтәрде. Билгеле булганча, авыл җиренә эшкә кайткан яшь табибларга дәүләттән 1 миллион сум субсидия бирелә. А.Шәмсетдинов РФ Дәүләт Думасы депутатларыннан Актүбә кебек шәһәр тибындагы бистәләрне һәм Азнакай кебек халкы 50 меңнән артмаган кече шәһәрләрне дә әлеге программага кертүләрен сорады.

    Район икътисадының иң зур тоткасы - нефть тармагы. Социаль өлкәдә дә һәрдаим аларның ярдәмен тоеп яшибез. Гомүмән, кара алтын - ул матди һәр рухи хәзинәбез, меңләгән эш урыннары. Шуңа күрә "Азнакайнефть" идарәсенең баш инженеры Расих Фәйзуллинның чыгышын тыңлаганда колак күбрәк уңай үзгәрешәрне эләктереп калырга тырышты. Нефтьчеләрнең соңгы елларда җир маеның сулылыгын тотрыкландыруга ирешүләре, ятмаларның яңа мәйданнарын эзләү буенча эшләр алып баруы турында сүзләре киләчәгебезгә ышаныч уятты.

    Әлбәттә, шушы кадәр халык җыелган җирдә авыл җирлекләренең проблемаларын күтәрми калу дөрес булмас иде. Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова хаклы: барыбызның да тамырлары авылга тоташа.

    -Авыл Советларына депутат итеп сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре сайлансын иде, чөнки алар ярдәменнән башка авылны күтәреп булмый, - диде ул.

    РФ Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов, ТР Советы депутаты Василий Логинов җирле депутатлар күтәргән мәсьәләләрне теркәп бардылар. Алар, авырлыкларга карамастан, районда терлекләрнең баш санын саклауга, сөт савуны арттыруга ирешүебезгә уңай бәя бирделәр, Азнакайның мөмкинлеләре зурлыгын әйттеләр.

    Фикер алушулардан соң депутатлар җитештерү күләмен арттыруга, яңа инновацион технологияләр кертүгә, авыл хуҗалыгын үстерүгә, эшмәкәрлеккә уңай шартлар тудыруга, кадрлар дефицитын хәл итүгә юнәлдерелгән карар кабул иттеләр. Шулай ук "Бердәм Россия" партиясе фракциясендә өч югарылыктагы депутатлар арасында социаль-икътисади һәм мәдәни мәсьәләләр буенча үзара ярдәмләшү турында Килешүегә кул куелды.

    Җыелышта "Маяк" газетасы хезмәткәрләре Лиза Нурлыевага "ТРның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр атказанган хезмәткәре" дигән исем таныклыгы, Резеда Шәриповага ТР Президентының Рәхмәт хаты, Резеда Солтангирова һәм Нәсимә Хөснетдиновага Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Мактау грамоталары тапышырылды.

    Резеда Шәрипова

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: