Азнакаево
  • Рус Тат
  • Альберт Борһанов: “Татар – зур милләт ул”

    “Маяк” газетасы редакциясендә Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр оешмасы җитәкчесе, академик Альберт Борһанов белән очрашу узды.

    Түгәрәк өстәл артында әңгәмә барышында тарихыбызга, туган телебезгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

    Альберт Борһанов Бөтендөнья татар конгрессының 2021 елга планнары, узган ел кабул ителгән татар гамәл стратегиясе белән таныштырып үтте.

    – Авыр булса да, 2020 елда Азнакайда төбәкчеләрнең конференциясен үткәрдек. Быел Бөтендөнья конгрессы программасы буенча планга кертелгән чаралар күп, егермегә якын зур чара оештыру көтелә. Аларның күбесе Татарстанның көнчыгыш төбәгенә караган, – диде ул.

    Ул төбәкчеләр җыенының Уфада, Төмәндә, Омскида да узачагын, әлеге чарадан Азнакай да читтә калмас дип белдерде. Башкортстанның татарлар яшәүче, Татарстанның көнчыгыш районнарында җыелган материалларны туплап, Ык буе авыллары тарихы буенча зур китап әзерләнүе хакында да әйтеп үтте.

    – Алтын Урда чорына караган материаллар күп. Әлеге төбәктә Нугай Урдасының да тәэсире нык булган. Кабер ташлары өйрәнелде. Аеруча Азнакай районыныда бик борынгы чорга караган кабер ташлары табылды. Азнакайда авыллар тарихы буенча бик күп китаплар чыкты. Сезнең үрнәк башка районнарга да күчеп бара. Аларны берәр төбәктә тәкъдир итәргә җыенабыз, – диде галим, тарихчы.

    Гамәл стратегиясендә илнең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген активлаштыру, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү, татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләр белән эшләү буенча юнәлешләр чагылыш тапкан.

    – 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип бик дөрес игълан ителде. Татар телен өйрәтергә, күтәрергә тиешбез. Илнең башка төбәкләрендә дә милли рух, аң үсә. Халык уяна, уйлана башлады. Татар Алтын Урда дәверендә төрле төркемнәрдән төзелгән зур милләт ул, ә милләтне болай гына бетереп, геннарны алыштырып булмый. Татар татар булып калачак. Әле безнең тарих 5-7 процент кына өйрәнелгән, Болгар тарихыннан ерак китмәдек. Өйрәнергә зур планнар бар, – диде Альберт Борһанов.

    Каршылыкларны җиңеп, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларга бер-бересенә ярдәм итәргә, бердәм булырга кирәклеген ассызыклады.

    – Милләтне саклау өчен демографик проблеманы хәл итү сорала. Быел халык санын алачаклар. Без кимүгә таба барабыз. Һәр гаиләдә иң азы өч бала булырга тиеш, шул очракта милләт алга барачак. Әмма гаилә проблемасын чишүдә дәүләттән дә ярдәм кирәк, – дип исәпли академик.

    Ул I, II, III ревизияләрне үз эченә алган Уфа өязе провинцияләре турында китап чыгуын һәм анда бик күп Азнакай районы авыллары турында мәгълүмат тупланганлыгын да әйтте. Бу исә тарихыбызга тагын да ачыклыклар кертергә ярдәм итәчәк.

    Очрашуда шулай ук Октябрьский шәһәреннән җәмәгать эшлеклесе Марат Ганиев та катнашты һәм үзенең фикерләре белән уртаклашты.

    – Мин бүгенге көндә Башкортстанда татар эстрадасы артистлары концертларын оештыру белән шөгыльләнәм. Халык концертларга яратып йөри. Туган телгә мәхәббәт ул сәнгать аша да тәрбияләнә, – диде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: