Азнакаево
  • Рус Тат
  • Альберт Борһанов: Бу конференцияне үткәреп, Азнакай бөтен Россия күләмендә үзенең дәрәҗәсен, үз тарихын хөрмәтләвен күрсәтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.

    Бүген Азнакайда "Татарстанның көнчыгышында кеше һәм табигать. Югалган авылларны өйрәнү, саклау һәм торгызу мәсьәләләре" фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү Бөтенроссия конференциясе узды Ул Азнакай районы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы фән, музей-төбәкне өйрәнү җәмгыятьләре оештыруында, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән күренекле галимнәре, әдипләре, төбәкне өйрәнүчеләре катнашында узды. Фәнни форум ТАССР оешуның 100 еллыгына...

    Бүген Азнакайда "Татарстанның көнчыгышында кеше һәм табигать. Югалган авылларны өйрәнү, саклау һәм торгызу мәсьәләләре" фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү Бөтенроссия конференциясе узды

    Ул Азнакай районы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы фән, музей-төбәкне өйрәнү җәмгыятьләре оештыруында, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән күренекле галимнәре, әдипләре, төбәкне өйрәнүчеләре катнашында узды. Фәнни форум ТАССР оешуның 100 еллыгына әзерлек кысаларында, РФдә Экология елы, ТРда Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы, Азнакай районы оешуга 30 ел уңаеннан оештырылган.

    Әлеге конференциягә илебезнең төрле төбәкләреннән: Ростов, Чиләбе, Оренбург, Самара, Мәскәү, Чистай, тирә-як, күрше райннардан галимнәр, белгечләр, төбәкчеләр һәм мәгълүмат хезмәткәрләре - барлыгы 110 делегат килде. Шулай ук чит илләрдән дә, мәсәлән Төркиядән кунаклар бар иде.

    Район һәм шәһәр Мәдәният йортында кунакларны тальянчылар ансамбле каршы алды. Бинаның икенче катында, борынгы тарихыбыз, йола-гадәтләребезне үз эченә алган күренешләрдән форумдагылар үзләрен ерак тарихыбызга кайткандай хис иттеләр. Биредә "Хәтер түрендәге авыллар" китабын тәкъдим итү булды. Районыбыз артистлары театральләшкән күренешләр аша туган авылларын югалткан кешеләрнең җан ачысын әйтеп салгандай булдылар. Шулай ук әлеге алтын бәясенә торган китапны "тудырган" оештыручылар, авторларның фикерләре дә дулкынландырмый калмады. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин соңгы елларда азнакайлылар тарафыннан районыбыз тарихы, аның күренекле кешеләре турында китаплар чыгарылуы, күренекле шәхесләребезне барлау, стелалар кую, ташландык зиратларны тергезү һәм башка игелекле чаралар уздырылуы һәм бу өлкәдә алга таба да эшләячәкләрен әйтеп үтте. "Үткәннәрне барлау, тарихыбызны саклау һәркем алдында торган бурыч", - диде ул.

    Конференциянең пленар өлеше галимнәр, әдипләр, төбәкчеләребезнең чыгышлары белән үрелеп барды. Биредә бик күп акыллы фикерләр әйтелде. Иң әһәмиятлесе: халкыбызның йола, гореф-гадәтләре, теле сакланган авылларыбызны югалтмау. Авылларның юкка чыгуының сәбәпләре һәм авылның бүгенгесен саклап калу турында да әһәмиятле фикерләр булды. Төрек делегациясе вәкилләре дә үз илләрендә халыкның авыллардан шәһәрләргә күчү тенденциясен югары техник прогресс белән бәйләп үттеләр.

    Форумда бүләкләүләр аеруча тантаналы шартларда узды. Әлеге игелекле эшкә үз өлешен кертүче активистлар ия булды аларга.

    Мәгълүм булганча, конференция Азнакай районы оешуның - 30, төбәкне өйрәнүчеләр музееның 25 еллыгына да багышланган иде. Музей белән танышкан делегатлар экспонатларның байлыгына, бинаның җиһазланышы һәм иркенлегенә соклануларын яшерә алмадылар. Конференция кысаларында өр-яңа "күлмәген" кигән Кара елга итәгендә кул эшләре осталарының тарихи мирасыбызны гәүдәләндергән төрле күргәзмәләре, авылларыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган күренешләр урын алган иде. Районыбызның бер генә авылы, җәмәгатьчелек оешмалары да читтә калмаган монда. Өлкәнрәк буын вәкилләре ерак балачакларын искә төшереп, күзләренә килгән яшьләрен сөртеп алырга да читенсенмәделәр. "Чатыр тау җиле" театральләшкән тамашасы да дулкынландырды.

    Фәнни форум көн буена дәвам итте. Соңыннан делегатлар өч секциягә бүленеп, әлеге темага доклад-чыгышлар ясадылар, фикер алышуны дәвам иттеләр. Киң аудиторияләр югалган авылларда туып үсүчеләр, тарих, география һәм әдәбият укытучылары, мәдәният һәм музей хезмәткәрләре, укучылар, студентлар, һәм башка кызыксынган кешеләр белән тулып торды. Делегатлар, әлбәттә, Азнакайның истәлекле һәм тарихи урыннары, шул исәптән районыбызның горурлыгы булган Чатыр тавы белән дә таныштылар.

    Альберт Борһанов: ТР Фәннәр Акдемиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты" дәүләт бюджет учреждениесенең татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире чараны оештыруда башлап йөрүче: Мондый игелекле чараны нигә Азнакайдан башларга уйладыкмы? Чөнки Азнакайның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур. "Хәтер түрендәге авыллар" китабы үзе генә дә үрнәк булып тора, Азнакай җитәкчеләренең, халыкның район тарихына битараф булмавын күрсәтә бу. Бу конференцияне үткәреп, Азнакай бөтен Россия күләмендә үзенең дәрәҗәсен, үз тарихын хөрмәтләвен күрсәтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: