Азнакаево
  • Рус Тат
  • Альберт Борһанов: “Азнакай – бай тарихлы төбәк”

    Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда республиканың танылган галимнәре, районның тарих укытучылары, укучылар катнашында тарих һәм археология проблемалары буенча фәнни конференция узды. Һөнәри бәйрәмен танылган тарихчы-археолог, Казан федераль университеты профессоры Альберт Борһанов һәм аның командасы быел Азнакайда үткәрде. Инде газетабыз хәбәр иткәнчә, әлеге Алтын Урда комплекслы тарихи-археологик экспедиция безнең җирлектә киң масштаблы...

    Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда республиканың танылган галимнәре, районның тарих укытучылары, укучылар катнашында тарих һәм археология проблемалары буенча фәнни конференция узды.

    Һөнәри бәйрәмен танылган тарихчы-археолог, Казан федераль университеты профессоры Альберт Борһанов һәм аның командасы быел Азнакайда үткәрде. Инде газетабыз хәбәр иткәнчә, әлеге Алтын Урда комплекслы тарихи-археологик экспедиция безнең җирлектә киң масштаблы эзләнүләр алып бара.

    -Минем археологик тәҗрибә 1974 елда, Чиләбе пединституты студенты булганда, Урта Азиядә, Төрекмәнстанда башланды, - дип сөйләде әңгәмәбез вакытында Альберт Әхмәтҗан улы. - Шуннан бирле мин илнең төрле почмакларында тарихи эзләнүләрдә. Урал буйлары, Кавказ, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кара диңгез ярлары, Әфганстан, Испания, Тамань ярымутравы... - кайларда гына эз калмаган!

    Инде Азнакай да минем өчен бик кадерле урынга әверелде. Тарихи чыганакларга бай сезнең төбәк. Кешеләре ихлас, гади. Район башлыгы Марсель Шәйдуллинның һәрдаим ярдәмен тоябыз. Сер түгел, тарихка шулкадәр игътибар биргән, бу мирасны саклап калу өчен янып йөргән район башлыклары сирәк очрый.

    Мирас дигәннән, борынгы бабаларыбыз үз чорына күрә бер дә начар яшәмәгәнгә ошый. Һәрхәлдә, галим һәм аның шәкертләре алып барган тарихи казынуларда табылган әйберләр шул хакта сөйли. Әйтик, Сөендек авылы тирәсендә, Ык буенда кеше һәм ат гәүдәләре калдыкларына юлыгып, биредә күчмә халык яшәве фаразлана. Хәер, төгәл нәтиҗәне антропологик экспертиза күрсәтер. Түбән Стәрледә ХVI- ХVII гасырга караган акчалар, тимер, керамик эшләнмәләр табыла.

    Археологик һәм тарихи-топографик тикшерүләр Чалпы авылына тәүге нигез салынган урынны ачыкларга җирлек тудырган. Иске зиратта табылган 96 борынгы кабер ташы биредә бу чорда халыкның күп булганлыгын сөйли. Шунсын әйтергә кирәк, археологик һәм эпиграфик һәйкәлләрне әнә шулай комплекслы өйрәнү, ягъни татар халкының урта гасырлар һәм хәзерге чор яшәеше тарихына яңача карашлы якын килү Татарстанда беренче тапкыр һәм нәкъ менә Азнакай җирлегендә алып барыла.

    Урсай авылыннан 2,5 чакрымда Ык буенда Алтын Урда чорындагы биләмәдә табылган тимер казаннар, керамика, сөякләр борынгылар мәдәниятен, сәүдәгәрлеген өйрәнүдә бик кыйммәтле материал булып тора. Тарихчылар фаразлавы буенча, күрәсең, биредә күчмә халыклар һәм игенчелек белән шөгыльләнүчеләр уртак тормыш алып барган. Археологлар Карамалы, Кәкре Елга, Әлкәй, Сәпәй, Күктәкә, Стәрле авылларында да эпиграфик тикшерүләрне дәвам итәргә ниятли.

    Болар хакында конференциядә Альберт Әхмәтҗан улы бик тәфсилләп, үтә кызыклы итеп сөйләде. Сүз уңаеннан ул үзләренә зур ярдәмнәре тигән Чалпы, Урсай авыл биләмәләре башлыкларына, мәктәп директорларына рәхмәтен дә җиткерде.

    Гомумән, район халкы җирлегебезгә археологлар килүен ишеткәч, кем әйтмешли, дәррәү купкан: кемдер үз табылдыгын китерергә ашыккан, кемдер үзенә бик кадерле булса да әби-бабайлардан сакланган иске китапларын тәкъдим иткән... Китаплар дигәннән, Түбән Стәрледә яшәүче Римма Гәрәеваның иске татар телендәге әсбапны яңачага тәрҗемә итеп пенсия акчасына нәшер итүе галимнәрдә гаҗәпләнү катыш рәхмәт хисләре уяткан.

    Фәнни конференциянең мәгълүматларга, кызыклы ачышларга бай булуы ошады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов археолог хезмәтенең никадәр мөһим, шул ук вакытта четерекле дә булуы хакында әйтеп, студент елларында үзенең дә тарих тузанын «каккалаган» чакларын искә төшерде. Ул Альберт Борһанов экспедициясенең Азнакай өчен ни дәрәҗәдә кирәкле, тарихи әһәмиятле булуын тасвирлады (аның нәтиҗәләре яктыртылган китап та дөнья күрәчәк), музейны киләчәктә зур үзгәрешләр көтүен әйтеп, район җитәкчелегенең бу мәсьәләдә ният-планнарын җиткерде. Районның тарихи-фәнни, мәгълүмати эшчәнлек активистларына Мактау грамоталары да тапшырылды.

    Казан федераль университеты доценты Айрат Төхбәтуллин, төбәкне өйрәнү музее җитәкчесе Ирина Халикова, музей активисты, тарихка "баш-аягы белән чумган" Разия апа Сәлифова, Балалар иҗаты үзәгенең бүлек җитәкчесе Светлана Галиева чыгышлары да фәнни нигезләмәләр, документлар, тирәнтен эзләнгән мәгълүматлар белән сугарылганлыктан, рәхәтләнеп тыңланды.

    Конференциядә катнашкан авыл музейлары җитәкчеләре, тарих укытучылары, укучылар үзләре дә тыңлап кына утырмады, фикер алыштылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, сораулар яудырдылар. Шәһәрнең 2нче гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы, "Буревестник" эко-турклуб җитәкчесе Анатолий Байковның районда турист маршрутлары ачу турында тәкъдим-фикерләре аеруча кызыксыну уятты.

    Әйе, акыллы кеше фикеренчә, үткәнен барлаган, санлаган, кадерләгән халыкның гына киләчәге бар. Ә азнакайлылар тарихлы һәм аның белән кызыксынган халык. Шәт, әнә шундый олпат галимнәребез үзләре дә ярдәмгә килгәч, яңадан-яңа ачышларыбыз алда әле!

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: