Азнакаево
  • Рус Тат
  • Алар Азнакай районы эшмәкәрлек хәрәкәте башында тордылар

    Пациент һәрчак хаклы Медицина университетын тәмамлап Азнакайга эшкә кайткан Рәшит Вилданов 1989 елда теш клиникасында «Ортопед» кооперативын ача. Клиентлар арта, эшләр дә алга бара. Бераздан эшмәкәр үзенең шәхси коттеджын төзи һәм биредә шәхси теш кабинетларын булдыра. Үз эшенә шулкадәр бирелә ки, бераздан «Вильдан» теш клиникасы коттеджны тулысынча биләп ала. 1998...

    Пациент һәрчак хаклы

    Медицина университетын тәмамлап Азнакайга эшкә кайткан Рәшит Вилданов 1989 елда теш клиникасында «Ортопед» кооперативын ача. Клиентлар арта, эшләр дә алга бара. Бераздан эшмәкәр үзенең шәхси коттеджын төзи һәм биредә шәхси теш кабинетларын булдыра. Үз эшенә шулкадәр бирелә ки, бераздан «Вильдан» теш клиникасы коттеджны тулысынча биләп ала. 1998 нче елда «Вильдан» Казан шәһәрендә дә ачыла. Бүгенге көндә башкалабызда аның филиаллары уңышлы гына эшләп килә.

    Вилданлылар кеше белән эшләүгә зур әһәмият бирә. Иң авыр кризис чорларында да үз клиентларын югалтмау шул хакта сөйли.

    Әсләм Шакировны районда белмәгән кеше юк

    Азнакайлылар аны Сабантуйлар батыры буларак яхшы белә. Ул иң беренче эшмәкәрләрнең берсе дә. Нәкъ менә спорт анда эшмәкәрләргә хас көчле рух, үз алдына куйган максатка ирешүдә нык тору кебек сыйфатларны тәрбияли. 1992 елның декабрь аенда «Чатыр тау» дип аталган иң беренче азык-төлек кибете ачыла. Әле эшмәкәрлекнең ни икәнен дә аңламаган, аларга кырын караган сатып алучылар «Чатыр тау»ны бик тиз үз итә. Чөнки шәхси кибет үзенең чисталыгы, матурлыгы, югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелүе һәм ассортиментның бай булуы белән аерылып тора. Ә иң әһәмиятлесе - биредә сатып алучылар белән һәрчак җылы мөнәсәбәт урнаша. Ә. Шакиров иң ярдәмчел, юмарт эшмәкәрләрнең берсе була. Ул чорларда район күләмендә узган бәйрәм, чараларга үзеннән зур өлеш кертә. Дин, йола-гадәтләребезне яңартуга әһәмият бирә, ветераннар һәм балаларга һәрчак иганәчелек ярдәме күрсәтеп килә.

    Эшмәкәрнең эшләре көннән-көн алга бара. 1998 елда «Чатыр тау» ККМ ЦТО эшли башлый. 2000 елда «Дева» канцтоварлар, 2001 елда сантехника кибете ачыла. Бу елга инде барлыгы 6 азык-төлек кибете, аптека исәпләнә. 2002 елның март аенда Әсләм Шакиров юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды. Бүгенге көндә әтиләренең эшен уллары Руслан һәм Рөстәм лаеклы рәвештә дәвам итә.

    Зөфәр Ибраһимов: «Минем максат - клиентларга гына түгел, ә бәлки туган шәһәремә - кече Ватаныма да файдалы булу»

    Ул ике югары белемгә ия. Беренче дипломын алганнан соң бораулау эшләре идарәсендә автоматизация бүлеге начальнигы булып эшли башлый һәм шунда ук шәхси эшчәнлегенә дә юнәлеш ала. Бу - сәнәгать һәм идарәне компьютерлаштыру. Идарәдә «АСУ - бухучет» программасы кертелә, соңрак 1000ләп кеше белем алган компьютер классы ачыла. Ул сәүдә итеп түгел, ә эшне җитештерүдән башлаган бердәнбер эшмәкәр.

    Берничә кеше берләшеп, компаньоннар булып старт капиталы туплыйлар да, шәһәр предприятиеләренә автоматлаштырылган бухучет кертү буенча хезмәт күрсәтә башлыйлар, компьютер техникаларын куялар.

    Ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, башка юнәлешләрдә дә эшләргә кирәклеген эшмәкәр яхшы аңлый. Барысын да җентекләп анализлаганнан соң, җиһазлар җитештерү эшенә керешә. «Интех» ҖЧҖ теләсә кайсы йорт, фатирга туры килгән җиһазлар җитештерүе белән аерылып тора. Азнакайлылар өчен тагын бер базар һич тә артык булмас дип уйлый эшмәкәр. Нәкъ әкияттәгечә, Ибраһимов кече базары ачылып китә. Сазлыктан торган базар яны территориясе чистартыла, төзекләндерелә.

    Бүгенге көндә эшмәкәр шәһәрдә бизнес-үзәк ачу хыялы белән яна иң юмарт иганәчеләрнең берсе. Үз шәһәрен матур һәм төзек, кешеләрен бәхетле итеп күрергә теләгән эшмәкәрнең хыяллары тормышка ашмаган дип кем әйтә ала.

    Курчакларга җан өрүче

    1992 елда Актүбә бистәсе сәнгать мәктәбендә «Актүбә уенчыгы» халык кәсепчелеге остаханәсе оеша. Аның инициаторы ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР халык сәнгате кәсепчелеге мастеры - Илсөяр Сәлахова.

    Сувенирлар әледән-әле югары бәяләргә лаек була. 2011 елда «Самовар янындагы кыз» сувениры «ТРның иң яхшы 100 товары» лауреаты була. Ләкин Актүбә уенчыгының иң зур җиңүе - ул «Иң яхшы сувенир» республика бәйгесендә гран-при яулау. Бүгенге көндә уенчыклар республиканың визит карточкасы булып тора һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдыруда зур роль уйный. Алай гына да түгел, уенчыклар Америка, Югославия, Англия кебек чит илләргә кадәр таралган. Заманында АКШ президенты Билл Клинтоннан мактау хаты алу бәхетенә дә ирешкәннәр алар. 2001 елда уенчыкларга халык сәнгате кәсепчелеге статусы бирелә. Остаханәдә эшләүчеләрнең зур күпчелеге инвалидлар, инвалид балаларның әниләре һәм күп балалы әниләр булу да Илсөяр Фаил кызының игелекле гамәлләре турында сөйли.

    Олеся Аскарова: «Ә мин барыбер үз дигәнемә ирештем»

    Реклама

    Ә менә Олеся кечкенәдән үк кибетче булырга кызыга. Һөнәри лицейда контролер-кассир белгечлеге алып чыккан яп-яшь кыз ике дә уйлап тормый үз эшен башлап җибәрә.

    - Баштан кече генә сәүдә мәйданчыгы сатып алып анда кием-салым, бизәнү әйберләре белән сәүдә иттем. Соңрак дизайн, җиһазлар белән кызыксына башладым. Кешеләргә киңәшләр бирә идем. Шулкадәр мавыгып киттем ки, бу эшкә башым-аягым белән чумдым. Авыр булды, елый-елый өйрәндем. Ләкин барыбер үз дигәнемә ирештем. Бары тик курыкмаска гына кирәк. Әле ике яшь балам бар. Казанга төнлә китәбез, иртән кайтабыз. Әлбәттә, ирем Руслан, әти-әниләребезнең ныклы ярдәме белән башкарыла бу эшләр.

    Эшмәкәрләр әнә шундый тәвәккәл, кыю, бернинди киртәләр алдында да югалып калмый торган, кыю рухлы халык. Тырышулар бушка китми.

    2011 елның ноябрь аенда «Камилла» җиһазлар кибете ачыла.

    Олеся ирешелгәннәр белән генә тукталып кала торганнардан түгел. Чыннан да нигә әле җиһазларны читтән алып кайтырга. Аны үзеңдә дә җитештерергә мөмкин бит.

    Гөлнара Латыйпова: «Баш күтәрми эшләргә генә кирәк»

    - Әллә әнием Гөлсинә Нуриеваның гомерлек һөнәре булганга минем бөтен хыялым тегүче булу иде. Кечкенәдән үк өйләрне матурлыйсы, бизисе килү теләге дә көчле булды, - ди Гөлнара Латыйпова. - Шуңа да курслар үттем, дизайнерлыкка укыдым.

    21 яшендә Гөлнара инде эшмәкәр була. Аңа ярдәмгә энесе Марат килә. Машина алырга дип алган ссудасын апасы башлап җибәргән эш өчен тота. Марат чимал алып кайта, ә Гөлнара җәймә, мендәр челтәрләр тегә. Дизайнер да үзе булгач, өйләргә барып хуҗабикәләр белән киңәшләшә.

    - Азнакайлылар матурлык ярата. Даими клиентларым да бар. Әйдә, Гөлнара, алыштырыйк инде челтәрләрне, туйдырды бит һаман бер төрле, - дип киләләр ди яшь эшмәкәр.

    Эшләр көннән-көн киңрәк колач ала. Бүгенге көндә апалы-энеле яшь эшмәкәрләрнең «Ажур» дип аталган үз кибетләре тулы куәтенә эшләп килә. Киләчәктә тагын да киңәергә, башка шәһәрләрдә дә кибет ачарга исәпләп торалар.

    - Эшләргә, эшләргә, баш күтәрми эшләргә кирәк һәм төп ярдәмчеләрем - әти-әниләр исән булсыннар, - ди Гөлнара тиз арада шундый уңышларга ничек ирешүләре белән кызыксынуыбызга. Әле бит алар ире Марат белән 7 һәм 1,5 яшьлек малай белән кыз да тәрбиялиләр. Димәк, бик нык теләсәң, бернәрсә дә киртә булып тора алмый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: