Азнакаево
  • Рус Тат
  • Актүбәлеләр беренчелекне яулады

    Авыл кешесенең күзе таң белән ачыла да, аяклары көнозын йөгерә: ихатадагы малны карыйсы, аңа азык хәзерлисе, бакчасы, хуҗалык яки хөкүмәт эше... Кыскасы, тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Шуңа күрә беләкләре таза, гәүдәсе җитез, нык аның. Физик яктан үзара көчләрен сынашу исә районыбызда матур традициягә әверелде. Менә дүртенче ел инде...

    Авыл кешесенең күзе таң белән ачыла да, аяклары көнозын йөгерә: ихатадагы малны карыйсы, аңа азык хәзерлисе, бакчасы, хуҗалык яки хөкүмәт эше... Кыскасы, тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Шуңа күрә беләкләре таза, гәүдәсе җитез, нык аның. Физик яктан үзара көчләрен сынашу исә районыбызда матур традициягә әверелде. Менә дүртенче ел инде кышкы авыл спартакиадасы үткәрелә. Быел ул Актүбә бистәсенең "Барс" балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе базасында узды.

    - Районда спорт белән шөгыльләнүчеләр елдан-ел арта. Республика һәм Россия күләмендәге ярышларда Азнакай спортчылары һәрчак призлы ураннар яулый, чемпионнарыбыз сафы күбәя. Спорт - ул сәламәтлек, дөрес тормыш рәвеше, - дип сәламләде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чараны ачып.

    Ул спорт үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

    Спартакиада утын халыкара дәрәҗәдге спорт мастеры Җәмил Шакиров кабызды.

    Авыл җирлекләреннән килгән егермедән артык команда спортның 13 төре: кул көрәше, гер күтәрү, канат тарту, алкалы хоккей, воллейбол, мини-футбол, атыш, шахмат, шашка, өстәл теннисы, милли көрәш, утын кисү, чаңгыда узышу буенча көч сынашты.

    - Без ел да Спартакиадада бик теләп катнашабыз. Спорт белән шөгыльләнгән кешенең начар гадәтләргә вакыты калмый. Авылыбызда аэробикага сыер савучылар да, пенсионерлар да йөри. Велотренажерыбыз да, йөгерү юлыбыз да бар, теннис, бильярд уйнарга мөмкин. Мәктәптә спорт залы һәркем өчен ачык. Ярышларның бәйрәм көннәренә туры килүе студентларга да катнашу мөмкинлеге тудырды, - ди Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова.

    Команда зачетында беренче урынны - Актүбә, икенче урынны - Тымытык, өченче урынны Кәкре Елга авыллары җирлекләре яулады.

    Җиңүчеләргә спорт кирәк-яраклары алу өчен сертификатлар тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: