Азнакаево
  • Рус Тат
  • Актүбәдә бәйрәм гөрләде (ФОТО)

    ​​​​​​​Актүбә бистәсендә шимбә көнне иртәдән үк зур җанлылык хөкем сөрде.

    Биредә Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне, “Азнакайнефть” идарәсенең 500 миллион тонна нефть чыгаруы уңаеннан бәйрәм чаралары узды.

    Татарстан нефтенең 70 еллыгы паркына олысы-кечесе бәйрәмгә ашыкты. Район, бистә, нефть тармагы җитәкчеләре, депутатларыбыз тантананы ачып, барысын да бәйрәм белән котладылар.

    Аннары спорт ярышлары җәелдерелде. Бәйрәмдә Азнакай һәм Актүбә үзешчәннәре, республикабызның танылган йолдызлары Хәмид Мәткәримов, “Болгар кызлары”, Рифат Хөснияров катнашында зур концерт булды. Бәйрәм салют һәм дискотека белән тәмамланды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: