Азнакаево
  • Рус Тат
  • Актүбә бистәсендә романслар кичәсе узды

    Россиядә беренче романслар яңгыраганга ике гасырдан артык вакыт узса да, алар бүген дә күңел кылларын тибрәтергә сәләтле. Массакүләм поп-культура өстенлек иткән чорда романслар искелек калдыгы кебек тоелырга мөмкин, әмма без моның киресенә инандык. Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортының иҗади хезмәткәрләре романсларга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырып, тамашачыны узган гасырларга алып кайткандай булды....

    Россиядә беренче романслар яңгыраганга ике гасырдан артык вакыт узса да, алар бүген дә күңел кылларын тибрәтергә сәләтле.

    Массакүләм поп-культура өстенлек иткән чорда романслар искелек калдыгы кебек тоелырга мөмкин, әмма без моның киресенә инандык.

    Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортының иҗади хезмәткәрләре романсларга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырып, тамашачыны узган гасырларга алып кайткандай булды.

    Кунак бүлмәсендәге өстәлләрдә шәмнәр яна, талгын гына фортопеанодан моң агыла...

    Кичәдә романс турында шигырьләр, аның барлыкка килүенә багышланган цитаталар, кызыклы фактлар яңгырады.

    Юлия Паняева, Татьяна Овсянникова, Нина Хвалеева, Светлана Козина башкаруында 19-20 нче гасырларның танылган романсларын, Мария Прохорованың үз язган «Случайная встреча» романсын тамашачы бик җылы кабул итте. Сөмбел Хәлимова башкаруында рус һәм татар романслары да алкышларга күмелде. Ә инде «Отговорила роща золотая», «Дорогой длинною» романсларын зал бергәләп җырлады.

    Кичәдә бистәнең зыялылары һәм ветераннары катнашты. Берәүләр өчен ул элекке дуслар белән очрашу, икенчеләр өчен билгесез романслар дөньясы белән танышу булды.

    Соңыннан чәй өстәле артында да алган тәэсирләр хакында сөйләшеп-фикерләшеп сүзләр бетмәде. Мондый музыкаль салоннарны алга таба да үткәрергә кирәк дигән теләктә таралашты кунаклар.

    Нина Хвалеева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: