Азнакаево
  • Рус Тат
  • Актүбә бистәсе укучылары наркомания турында ачыктан-ачык сөйләште

    Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында, "Өмет" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Актүбә 3 нче гомумбелем бирү мәктәбендә 6 сыйныф укучылары өчен ачык дәрес уздырды. Балалар замана афәте - наркомания һәм токсикомания проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләште, наркоманнарның тормышы сурәтләнгән видеоролик карады. Белгечләр аларга наркотикларның кеше организмына кире...

    Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында, "Өмет" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Актүбә 3 нче гомумбелем бирү мәктәбендә 6 сыйныф укучылары өчен ачык дәрес уздырды.

    Балалар замана афәте - наркомания һәм токсикомания проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләште, наркоманнарның тормышы сурәтләнгән видеоролик карады.

    Белгечләр аларга наркотикларның кеше организмына кире йогынты ясавы, әлеге матдәләрнең аяныч нәтиҗәләре турында сөйләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: