Азнакаево
  • Рус Тат
  • Актүбә балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һөнәри бәйгедә сынатмады

    Алабуга шәһәрендә балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләре укытучылары арасында узган "Кече шәһәрләр" республика конкурс-фестивалендә райондашларыбыз сынатмады. Актүбә балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучылары югары һөнәри әзерлекләрен күрсәттеләр. Светлана Муравьева-Җәләлиева "Академик вокал-соло", Римма Зиннәтуллина һәм Роза Лысенкова дуэты "Инструменталь ансамбльләр" номинацияләрендә беренче дәрәҗә лауреат булдылар. Гөлнара Бабаджанова иң яхшы концертмейстер дип...

    Алабуга шәһәрендә балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләре укытучылары арасында узган "Кече шәһәрләр" республика конкурс-фестивалендә райондашларыбыз сынатмады. Актүбә балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучылары югары һөнәри әзерлекләрен күрсәттеләр. Светлана Муравьева-Җәләлиева "Академик вокал-соло", Римма Зиннәтуллина һәм Роза Лысенкова дуэты "Инструменталь ансамбльләр" номинацияләрендә беренче дәрәҗә лауреат булдылар. Гөлнара Бабаджанова иң яхшы концертмейстер дип табылды. Актүбә педагоглары һөнәри бәйгеләрдә ел саен катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Аларның укучыларына кемнән үрнәк алырга бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: