Азнакаево
  • Рус Тат
  • Актүбә ат спорты мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде

    Актүбә эшчеләр бистәсендә урнашкан атта йөрү буенча спорт мәктәбендә, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килердәй тәртип урнаштырыла.

    Актүбә эшчеләр бистәсендә урнашкан атта йөрү буенча спорт мәктәбе - Азнакай районында иң мөһим социаль мөхитләрнең берсе. Биредәге тренерларның, балаларда спортка мәхәббәт, мәктәптә өйрәнелүче атларга сакчыл караш тәрбияләүдә керткән өлеше бәяләп бетергесез, бигрәк тә церебраль параличтан интегүче балалар белән үткәрелә торган дәресләр аеруча аерылып тора. Әлеге акыллы хайваннар, «табиб» ролендә чыгыш ясап, кечкенә авыру балаларга үз авырлыкларын җиңәргә булышалар. Профессиональ табиблар ипотерапиядән бәхәссез нәтиҗәне билгеләп үтә, шуңа да мондый авыруларны реабилитацияләү күз алдында ап-ачык тора.

    Мөмкин булган хәтле, янгыннан ышанычлы яклауны тәэмин итү, янгынга каршы саклау системасын тиешле халәткә китерү - бу объектка күптән түгел хезмәт күрсәткән 24 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге белгечләре һәм «Татнефть» ГАҖ социаль объектлар белән идарә итү җитәкчелеге зур бурыч куйды. Әлеге бурыч бүген үтәлгән диярлек. Күптән түгел автоматик янгын сигнализациясен капиталь ремонтлау тәмамланды, искергән янгын автоматикасы урынына яңа "цифралы" эшчән система кертелде, хәзер янгын турында хәбәр була калса, автомат режимда янгынга каршы махсус «пәрдәләр» ябыла, ул спорт манежлары һәм ат абзарлары арасында ут һәм төтен таратуны булдырмый кала. Печән һәм азык саклау өчен склад биналары янгыннан хәтта кечкенә төтен барлыкка килгәндә янудан кисәтүче төтен датчиклары белән яңартылды. Атлар сараен уттан саклауны көчәйтү өчен агач конструкцияләренең махсус буяу белән буяп саклану чаралары күрелде. Балалар уку бүлмәләрендә янгын булган очракта эвакуация турында автомат рәвештә сүз алып бару кертелә.

    Янгынга каршы чаралар тәкъдим иткән янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләренең һәм бу эшләрне финанслаган нефтьчеләрнең үзара файдалы хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, кирәкле янгын куркынычсызлыгы зур дәрәҗәгә ирешелде. Теләге булган һәркем тыныч һәм куркынычсыз итеп яраткан атта йөрү буенча спортка бирелә ала, ә янгын сүндерүчеләр – бәла вакытында һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

     

    24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: