Азнакаево
  • Рус Тат
  • Акчалы авыл: Үчәлледән 700 кешенең банкта 6 миллион сум вклады саклана

    Алексей дәдәй, социаль су краны давай! Авыл җирлеге башлыгы Олег Владимировны шулай яратып "Алексей дәдәй" дип эндәшкәлиләр үчәллеләр. Булсын дип янып-көеп йөри торган тырыш җитәкче ул. Биләмәсендә уңай үзгәрешләрне күреп, биредә яшәүче халык өчен күңел сөенә. Әмма без тормыш яхшырган саен, тагын да яхшыракка омтылабыз шул. Хәзер су да бушка...

    Алексей дәдәй, социаль су краны давай!

    Авыл җирлеге башлыгы Олег Владимировны шулай яратып "Алексей дәдәй" дип эндәшкәлиләр үчәллеләр. Булсын дип янып-көеп йөри торган тырыш җитәкче ул. Биләмәсендә уңай үзгәрешләрне күреп, биредә яшәүче халык өчен күңел сөенә. Әмма без тормыш яхшырган саен, тагын да яхшыракка омтылабыз шул.

    Хәзер су да бушка акмый

    Җыенга халык ел дәвамында җыелган бар моң-зарын төяп килгән иде. Шуңа күрә сораулар, күтәргән проблемалар күп булды. Урамнардагы караңгылык та, өер-өер йөрүче сукбай этләр дә, биек агачларны кистерү дә - һәрберсе өчен борчыла авыл кешесе. Ә социаль су краны "дәгъвалаучы" Илгиз Абдуллинның сүзләре залдагыларны елмаерга мәҗбүр итте.

    -Авыл башында яшәгәч, иртә дими, кич дими, һәр узгынчы безгә су сорап керә. Миңа суым түгел, кешеләр җәл, - диде ул.

    Бар иде заманалар, авыл эчендә колонкалардан су күпме кирәк, шулай агып утыра торган иде. Ә хәзер аның һәр кубометры исәпле, шуңа күрә аларны бетергәннәр. Үчәлледә йортларга су кергән анысы. Басымы начар дип зарланучыларга шул ук авыл кешесе җавабын да бирде: кайберәүләргә көне-төне бакчага су агызуны туктатырга кирәк.

    Салам - Сарлыда

    Быел үчәллеләр саламсыз калган.

    -Салам җитәрлек, аны Сарлыдан барып алыгыз, - диде "Азнакай" агрофирмасы директоры урынбасары Диккать Хөснетдинов.

    Учәлле - бу агрофирманың 4 нче бүлекчәсенә карый. Шуңа күрә форсаттан файдаланып, пай җирләре өчен салым түләү буенча сорау да кабыргасы белән куелды: аны кем түләргә тиеш? Ни өчен салым күләме елдан-ел арта, ә аренда өчен бирелә торган икмәк күләме үзгәрешсез?

    -Бу мәсьәләне ике якның килешүе нигезендә хәл итәргә кирәк, - дип аңлатты халыкка район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов.

    Гомүмән, салым мәсьәләсендә үчәллеләр бик ушлы булып чыкты. Авыл җирлеге башлыгы отчетын тыңлаганнан соң, арадан берәү:

    -Үз керемебез 110 процентка үтәлде дидегез, бездән артык акча җыю хисабына түгелдер бит? - дип күтәрелде.

    Үчәлле авыл җирлегенең узган ел бюджетын арттырып үтәве мактауга лаек. Бу - авылны төзекләндерү өчен өстәмә мөмкинлекләр дигән сүз. Әлбәттә, ул арттырып акча җыю хисабына түгел, ә теркәлмәгән җирләрне, мөлкәтне рәсмиләштерү нәтиҗәсендә тулган.

    -Эшлисе эшләр күп әле. Булган хуҗасыз җирләрне һәм биналарны документлаштырырга кирәк. Аларны арендага биреп, өстәмә табыш алырга мөмкин. Фермер хуҗалыгы оештырырга, күпләп мал асрарга теләүчеләр өчен юллар ачык, - ди Олег Владимиров.

    Халыкның 6 миллион сум вклады бар

    Үчәлле авыл җирлегенә Үчәлле, Якты Күл, Текмәле һәм Кызыл Йолдыз авыллары карый. Барлыгы 217 хуҗалыкта 433 кеше яши. Иң күбе - Үчәлледә - 334, ә иң азы - Кызыл Йолдызда - 5 кеше. Узган ел җирлектә 3 бала туган, 6 кеше вафат булган. Азнакайдан фатир сатып алып, 28 кеше пропискадан төшеп киткән.

    Бер яктан, авыл картаюга барган кебек, икенче яктан - Кызыл Йолдыз авылыннан җир сораучылар бар икән. Үчәллеләрнең тормыштан артык зарланырлыгы юк кебек тоелды миңа: башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, кибетләре, бик яхшы итеп капиталь ремонтланган иҗтимагый үзәк (анда мәдәният йорты, китапханә, почта, сирәк авылларга хас саклык банкы бүлекчәсе, тәртип саклау пункты, ФАП, социаль ярдәм бүлеге урнашкан) бар. Андый-мондый хәл килеп чыкса, җылытылган янгын депосында "Беларус" тракторы белән зур су мичкәсе әзер тора. Спортзал ясарга да җаен тапканнар.

    -Кичләрен теннис, бильярд уйныйбыз, - ди бригадир Таһир Закиров.

    Тренажер залында әлегә велосипед һәм йөгерү җиһазы гына. Авыл җирлеге башлыгы өстәмә керемнән спорт инвентарьлары алачакларын әйтте.

    Халыкның тормыш дәрәҗәсен күрсәтүче тагын бер сан - саклык бүлекчәсендә 700 кешенең 6 млн. сум вклады саклана. 2013 елда шәхси хуҗалыклар1248393 сумлык сөт, 2344000 сум ит саткан.

    Зират, юллар һәм чүплекләр

    Үчәлле, Якты Күл, Кызыл Йолдыз авылларында зиратларны чистартып, ихаталарын ремонтлаганнар. Үчәлле һәм Якты Күлдәге чүплекләр дә тәртипкә китерелеп, коймаланган. Кызыл Йолдызда район ярдәме белән яңа юл төзелә башлаган, аны быел төгәлләргә исәплиләр. Шулай ук Үчәлле эчендәге юлларга да тотынганнар. Буаны ремонтлау планга кергән.

    Сыер саварга кеше юк

    Авылда эшләргә кеше таба алмау сәбәпле, агрофирма читтән эшчеләр ялларга мәҗбүр. Эт печән ашамас, кәҗәгә ирек бирмәс дигән кебек, халыкның аларны өнәп бетермәве күренә. Ә үзләре авылда тимер өзәрдәй җиде егетнең түшәмгә төкереп ятуын әйтәләр.

    - Бүгенге көндә Үчәлледә 1 сыер савучы калды, - ди Диккать Хөснетдинов. -Тырышып эшләсәң, фермада хезмәт хакы начар түгел, Урманайда 22 мең сумга кадәр алучылар бар.

    Ә матур көн итәргә омтылган кеше эшсезлектән чыгу юлын эзли. Үчәлледә Харисова Зилинә 4 сыер асрый әнә. Җыенда аңа сыер саву аппараты бүләк ителде.

    Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов авылда калган һәр яшь гаиләгә бушлай бер бозау бирелүе хакында да әйтте. Узган ел районда 40 бозау таратылган.

    Авылны беркем дә читтән килеп тергезмәячәк. Шунда гомер итүчеләрнең уртак тырышлыгы белән генә яши ала ул.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: