Азнакаево
  • Рус Тат
  • Акчага алданып, сәламәтлегеңә төкермә

    Социаль пакеттан баш тарткан райондашларга "Маяк" газетасында үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" сөйләшүеннән соң җиткерәсе килгән төп фикер шушы. Әлеге сөйләшүдә катнашкан район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов, социаль яклау бүлеге начальнигы Фәндүс Камалов, пенсия фонды идарәсенең социаль түләүләр буенча белгеч-эксперты Лиюза Җиһаншина, үзәк аптека вәкиле Мәүлидә Шәймәрданова, гомумпрактика табиблары Тәзкирә...

    Социаль пакеттан баш тарткан райондашларга "Маяк" газетасында үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" сөйләшүеннән соң җиткерәсе килгән төп фикер шушы. Әлеге сөйләшүдә катнашкан район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов, социаль яклау бүлеге начальнигы Фәндүс Камалов, пенсия фонды идарәсенең социаль түләүләр буенча белгеч-эксперты Лиюза Җиһаншина, үзәк аптека вәкиле Мәүлидә Шәймәрданова, гомумпрактика табиблары Тәзкирә Мөхәммәтова һәм Галия Дәүләтшина бу нәүбәттән фикер-киңәшләре белән уртаклашты.

    -Кайбер җитди авырулыларга аена 5-6 мең сумлык дарулар таләп ителә. Мисал өчен, беренче тип шикәр авыруын дәвалау чыгымнары елына 23 меңнән алып, 53,7 мең сумга; икенче тип шикәр авыруына - 7,3 меңнән алып 62,5 меңгә; онкологик чирләрне дәвалау: күкрәк бизе яман шеше - 1,4 мең сумнан алып 1 миллион 265 меңгә һәм югарырак, үпкә яман шеше - 42,6 меңнән 1 миллион 034 сумга кадәр; ашказаны-эчәк яман шеше - 99 меңнән 1 миллион 285 меңгә кадәр; бөер яман шеше 508 меңнән 2 миллион 676 мең сумга; бронхиаль астманы дәвалау 3-32 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. 7 мең сум пенсиягә яшәгән кешеләрнең, әлбәттә, аларны алу мөмкинлеге юк. Ә соцпакеттан баш тартмаса, ул тиешле дәвалануга йөз тота ала. 716 сум 40 тиен акчага кызыгып, пакет исемлегенә кертелгән бушлай дарулардан баш тарту, үз сәламәтлегеңне куркыныч астына кую, бер сүз белән әйткәндә: мәгънәсезлек, - дип тирән борчылуын җиткерде район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов. - Бер сихәтлеге какшаганга әле бит аның башка чирләре дә өстәлергә генә тора. Кинәт кенә авырып китеп, социаль пакеттан нигә баш тартуына үкенүчеләр ел саен күзәтелә. Әмма терсәкне тешләргә инде соң була. Аннары ярдәм сорап төрле даирә җитәкчеләр бусагасын таптый башлыйлар, депутатларга мөрәҗәгать итәләр... Ә бит соцпакеттан баш тартмасаң, бернинди проблема да тумас иде.

    Пенсия фондының район идарәсе белгече бәясе 930,12 сум тәшкил иткән социаль пакетның кемнәргә тиешлегенә тукталды. Аны алуга федераль казнадан айлык акчалата түләү каралган кешеләр, аерым алганда, сугыш инвалидлары, сугышта катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Ленинград чолганышында булучылар, Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның, һәлак (вафат) булган сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары, сәламәтлек буенча 1,2,3 төркем инвалидлар, инвалид балалар хокуклы.

    -Ташламаларга хокукы булганнар 10 августка 4980 кеше тәшкил итә, - диде Лиюза Җиһаншина, -Социаль хезмәтләр җыелмасының дарулар белән тәэмин ителешеннән 3226 кеше баш тартты. Бу 64, 6 процентны тәшкил итә.

    Республиканың уртача күрсәткеченнән ким булса да, системага барыбер зыян салына, чөнки федераль программаны финанслау күләме анда торучы гражданнар исәбеннән билгеләнә. Ә бит соцпакетны сайлаучылар күбрәк булган саен, акча да күбрәк бүленә. Бу исә кыйммәтле препаратлар таләп ителгән авыруларга ярдәм итү мөмкинлеген арттыра. Кызганыч, күпләр аннан баш тартып, акча алу ягын карый. 8596,8 сум әллә ни зур акча түгел, аннан гына байый алмыйсың. Программага гына зыян шактый салына. Шушы акчага кызыгучылар бу хакта уйлап карый микән?! Бушлай дарулар белән тәэмин итү программасы иминият принцибына нигезләнгән. Син үзең мохтаҗлык кичермәсәң дә, кыйммәтле дәвалауга мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлеге тудырып, никадәр изге, саваплы гамәл кылыныр иде, югыйсә. Башлангыч звено табибларына авыруларны дәвалауда зур мөмкинлекләр ачылыр иде. Ә инде авырулары җитди булганнарның үз сәламәтлекләренә төкереп каравы хакында әйтеп тә торасы юк. Гомумпрактика табиблары Тәзкирә Мөхәммәтова һәм Галия Дәүләтшина тирәнтен ачыну белән әнә шуны ассызыклады.

    -Үзләренә кыйммәтле препаратлар кирәклеген белә торып та, кайберәүләр соцпакетка хокукларын кайтару турында гариза белән Пенсия фонды идарәсенә барырга ашыкмый. Соңыннан үкенәләр дә, әмма файдасыз, - диде алар. - Алда ни буласын уйламыйлар шул. Участок табибына килеп, мескенләнеп утырсаң ни дә, утырмасаң ни... без берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, чөнки башта ук карарны кеше үзе кабул итеп куйган.

    Участок табибына барып, рецепт артыннан да йөрисе бар бит әле, дияр кайберәүләр. Әлбәттә барасы булыр. Әмма хәзер пациентны кабул итү өчен барлык шартлар тудырылган: поликлиникада терминал, өйдә интернет аша язылырга, шулай ук табибның үзенә шалтыратып яисә мөрәҗәгать итеп кулай вакытны билгеләргә була. Теләк кенә кирәк. Хәзер чиратлар да әллә ни түгел, бераз бар әлбәттә. Ә кайда юк алар? Кибетләрдә дә, саклык банкларында да, хәтта чишмәгә суга барсаң да... Шул 15-20 минутка да сабыр итмәслек кеше булмас.

    Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәндүс Камалов та бу сөйләшүнең актуаль булуын ассызыклады. Аның әйтүенә караганда, узган ел санаторий-профилакторийларга 233 ташламага ия кеше барган. Быелның август ахырына бу сан 137гә җиткән. Бер юллама бәясе 15-26 мең сум тәшкил итә. Өлкәннәр өчен сихәтләндерү курслары 17 тәүлек булса, ана һәм бала юлламалары 21 көнлек. Үзебездәге санаторийга, Чалпы, "Ак Чишмә" тернәкләндерү үзәкләренә дә азнакайлылар бик теләп бара.

    -Өлкәннәребез үз сәламәтлекләре турында үзләре кайгыртып, дөрес юлны сайласын иде, - ди ул. - Актүбә картлар һәм инвалидлар йортында яшәгән 105 ташламага ия кешенең киләсе елга нибары берсе генә соцпакеттан баш тартты. Даруга бәяләр көннән-көн үсә барган бу заманда социаль хезмәт җыелмаларыннан баш тарту башка сыймаслык хәл. Иртәгә ни буласын беребез дә белми, шуңа да бу мәсьәләдә җитди уйлап эш итәргә кирәк.

    -Бүгенге көндә ташламага ия булганнарга бушлай каралган дарулар белән тәэмин ителештә проблемалар юк, - дип сүзне дәвам итте үзәк аптека вәкиле Мәүлидә Шәймәрданова. -Хәрхәлдә, һәркайсының аналогын, ягъни аны алыштыручы препаратны алырга була. Кайбер даруларга тәм өстәлеп, алар бераз шуның белән генә аерылырга мөмкин, әмма хикмәт бәяләрендә генә, белгәнебезчә, андыйлары кыйммәтрәк була, алданырга кирәкми.

    Кызганычка каршы, сайлау вакыты чикле, ташламага ия кеше 1 октябрьгә кадәр икенең берен сайларга тиеш: хөкүмәт тарафыннан түләнүче гарантияләнгән дәваланумы, әллә инде социаль хезмәт җыелмасын акчалата алумы? Әмма шунсы бар: бер сайлаганнан соң бу карарны ел буена үзгәртеп булмаячак, димәк ташламалардан мәхрүм каласың. Сәламәтлек кадерлеме, бүген -бар, иртәгә җилгә очкан акчамы? Уйлап эш итик, җәмәгать...

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: