Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Россия табигать фәннәре академиясенең еллык җыелышы үтте

    ...Инде дистә елга "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү-ял базасында Россия табигать фәннәре академиясе (РАЕН) Идел-Чулман төбәк бүлекчәсенең чираттагы еллык җыелышы үтте.якын рәттән диярлек (узган ел Әлмәттә узды) әлеге оешманың күчмә утырышы безнең җирлектә уза. Әллә инде бер күнеккән уңайлы урын дип, фән әһелләре бу юлы да Азнакайны сайлады. Быелгы унбишенче җыенда...


    ...Инде дистә елга "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү-ял базасында Россия табигать фәннәре академиясе (РАЕН) Идел-Чулман төбәк бүлекчәсенең чираттагы еллык җыелышы үтте.якын рәттән диярлек (узган ел Әлмәттә узды) әлеге оешманың күчмә утырышы безнең җирлектә уза. Әллә инде бер күнеккән уңайлы урын дип, фән әһелләре бу юлы да Азнакайны сайлады. Быелгы унбишенче җыенда Идел-Чулман регионына кергән шәһәрләрдән дүрт дистәгә якын галим, шул исәптән "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе, техник фәннәр кандидаты Рәзиф Галимов катнашты.
    Еллык җыелышны бүлекчәнең алыштыргысыз рәисе, ТР Президенты киңәшчесе, техник фәннәр докторы, академик Ренат Мөслимов ачты һәм чыгышын Россия, дөнья вәзгыятенә, ташкүмер водороды чималын җитештерүдәге яңалыклар белән таныштыруга, аларга үз бәяләмәсен белдерүгә багышлады.
    Соңгы вакытта дөнья илләрендә традицион нефтькә альтернатив булган катламташ (сланец) нефтенә өстенлек бирелә башлады. АКШ, кайбер башка дәүләтләр аны чыгара башлаганнар һәм чималны читкә сатарга җыеналар да икән инде. Әлеге мәсьәләгә дә үз фикерен белдерде академик.
    -Мин Татарстандагы нефть запасы белән таныштым, ресурсларны барладым, мөмкинлекләребезнең гаять зур булуын ачыкладым, - диде ул. - Авыр табыла торган нефть чыганаклары күләме артканнан-арта, аларны чыгару перспективасы да үсә бара. Димәк, иҗатка, эшкә киң юл ачыла. Ел дәвамында без карбонатлы ректорат запасларын инновацияле проектлаштыру белән шөгыльләндек. Шул ук вакытта катламнарда калган нефтьне алу өлкәсендә башкарасы эшләребез дә җитәрлек. Россиядә яхшы нефть коллекторатларыннан 40-50 процент өстәмә нефть алуга ирешелде. Ә бүген дөньядагы заманча комплекслы технологияләрне куллану 60-70 процентка кадәр нефть табу мөмкинлеген бирә. Шуңа да Көнбатышта бүген бу өлкәгә җитди игътибар бирәләр. Без узган гасырның туксанынчы елларындагы базар икътисадына күчү чорын, аннан соңгы кризисларны чагыштырмача җиңел кичердек. Чөнки узган 25 ел эчендә 25 мең скважина борауларга өлгердек.
    Күптән түгел миңа америкалылар белән очрашырга, катламташ нефте турында фикер алышырга туры килде, - дип дәвам итте сүзен Ренат Хәлиулла улы. - Кайбер күрсәткечләргә караганда, хәзерге вакытта дөньяда табылган 600ләп нефть ятмасында 450 миллиард тонна нефть чималы бар дип фаразлана. Катламташлы нефть ятмалары буенча безнең ил, Америка һәм Бразилиядән генә кала, өченче урында. Татарстанга килгәндә, ташкүмер водородына булган ихтыяҗын ул тагын 300 ел тәэмин итә ала әле.
    Җыелышта Россия табигать фәннәре академиясе референты Татьяна Громова катнашты һәм чыгыш ясады, РАЕН президиумы, аның нефть һәм газ секциясе исеменнән фән өлкәсендәге уңышлары белән Идел-Чулман бүлекчәсе галимнәрен тәбрикләде, мондый зур сөйләшүне уздыруга керткән ярдәмнәре өчен хуҗаларга рәхмәтен белдерде.
    "Татнефть" компаниясе эшчәнлеге белән конференция делегатларын генераль директорның җитештерү буенча беренче урынбасары, техник фәннәр докторы, баш инженер Наил Ибраһимов таныштырды, сорауларга җентекле җавап бирде.
    Идел-Чулман төбәк бүлекчәсе нефть һәм газ чыгару проблемалары белән шөгыльләнүчеләрне генә берләштерми. Алар арасында энергетика, химия һәм геология, география, юриспруденция өлкәсендә эшләүче фән галимнәре дә бар. Бүлекчә төрлеләнә һәм зурая бара. Мәскәү профессоры Николай Самутинның "Нефть-газ сәнәгате калдыкларына мөнәсәбәт буенча экология-гигиена проблемалары"ын күтәргән чыгышы кичекмәстән хәл ителергә тиешле эшләрне яңа яссылыкта күрсәтте.
    Соңыннан оештыру мәсьәләләре каралды. Рәис урынбасары һәм фәнни сәркәтип итеп "ТатНИПИнефть" институтының бүлек мөдирләре, техник фәннәр докторлары Валерий Игътисамов һәм Арыслан Насыйбуллин сайланды, бүлекчәгә яңа әгъзалар кабул ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: