Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ак кала азнакайлыларны ачык йөз белән каршы алды

    Резеда ШӘРИПОВА Ил күләмендә зур колачлы төзелеш - «КамАЗ» заводына һәм Яр Чаллы каласына беренче нигез ташларын салучылар арасында безнең райондашлар да шактый. Биредә тамыр җибәреп, инде онык балалары үсеп килә аларның. Әмма туган якның чәчәкле тугайлары, су коенып үскән инеш-елгалары, кайткан саен ак чәчләрен изәп сәлам бирүче кылганлы таулары...

    Резеда ШӘРИПОВА
    Ил күләмендә зур колачлы төзелеш - «КамАЗ» заводына һәм Яр Чаллы каласына беренче нигез ташларын салучылар арасында безнең райондашлар да шактый. Биредә тамыр җибәреп, инде онык балалары үсеп килә аларның. Әмма туган якның чәчәкле тугайлары, су коенып үскән инеш-елгалары, кайткан саен ак чәчләрен изәп сәлам бирүче кылганлы таулары һәрчак күңел түрләрендә. Әнә шул җирсү хисе якташларны әледән-әле очрашуга этәрә.
    Быел шундый очрашу декабрь азагында "Энергетик" мәдәният сараенда узды. Азнакайлылар зур әзерлек белән килде: туган ягыбыздан чыккан шагыйрьләр, язучыларның китап, кул осталарының һәркемне шаккаттырырлык эшләреннән күргәзмәләре, еракларга даны таралган чигүле йомшак итекләр, авыл хуҗалыгы, азык-төлек предприятиеләребез, шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукцияләр ярминкәсе, сәнгать осталарыбызның ялкынлы чыгышы дисеңме - барысы да Яр Чаллы каласында яшәүче якташларыбыз күңеленә сары май булып ятты.
    Бәйрәм башында районыбызга багышланган кинофильм күрсәтелде, анда Яр Чаллы шәһәрендә беренче тапкыр Азнакай якташларының очрашу мизгелләре дә чагылды. 1995 елда нигез салынган әлеге дуслык күпере аша элемтәләр менә шулай дәвам итеп тора.
    Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның быел ирешкән уңышларыбыз турында сөйләвен дә куанып тыңлады халык. Ул азнакайлыларның кайда да тырыш, булган халык икәнен билгеләп үтте.
    Аның сүзләрен раслагандай, сәхнәдә Азнакайда туып үскән табиблар, эшмәкәрләр, укытучылар, ширкәт җитәкчеләре, эстрада йолдызлары йөрәк түренә үтәрлек ялкынлы чыгышлар ясадылар.
    - Азнакайдан булуым белән һәрчак гоурланып, аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышып яшим. Безнең як кебек матур як беркайда юк! - ди 2 нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы, Мәндәй авылында туып-үскән Азат Фәтхетдинов.
    - Мондый очрашулар аралашып, дустанә яшәү, рухыбызны баету өчен кирәк. Без, азнакайлылар, һәрчак бер-беребезгә ярдәм кулы сузабыз, райондашларыбызның ышанычлы җилкәсен тоябыз, - ди якташлар җәмгыяте рәисе урынбасары, тумышы белән Сарлы егете Маузир Гыйниятуллин.
    Яр Чаллының якташлар җәмгыяте Азнакайның "Бәхет" һәм "Лилия" бию ансамбле балаларына дельфинарийга сәяхәт бүләк итте. Бәйрәмдә Татарстан һәм Башкортстан республикаларының халык артисты Салават Фәтхетдиновның катнашуы да ямь өстенә ямь бирде.
    Азнакайлылар юмарт халык. Бу очрашу да бүләкләргә бай булды. Чатыр тавы сүрәтләнгән картиналар, тамгалы сәгатьләр, Азнакай һәм Актүбә уенчыклары, район башлыгының Рәхмәт хатлары чаллыларга туган ягыбызны искә төшереп торыр. Ә шулай да иң зур бүләк - ул тамашачы рәхмәте.
    -Якташларыбыз өчен шул хәтле шатланып утырдым, җөмһүриятебезнең иң биек җиренә - Чатыр тауына менеп баскандай булдым, - ди татар иҗтимагый үзәгенең хөрмәтле әгъзасы Хәлисә Имамиева.
    Шуңа күрә якташлар хушлашмадылар, ә яңадан очрашканга кадәр дип саубуллаштылар гына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: