Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ак халат иңнәрдә...

    1953 елда үзбәкстанның Наманган медицина училищесына укырга кергәннән санасаң, 62 ел инде Саимә Имам кызының иңнәреннән ак халат төшми. Шулай язгандыр, быелгы 80нче язын да ул Азнакай шәһәренең балалар сырхауханәсендә каршылады. Аңа әле беркем дә бу яшьне бирмәс, ә лаеклы ялга китәргә җае чыкмый гына бит. Яшь белгечләр кайтса, аларга...

    1953 елда үзбәкстанның Наманган медицина училищесына укырга кергәннән санасаң, 62 ел инде Саимә Имам кызының иңнәреннән ак халат төшми. Шулай язгандыр, быелгы 80нче язын да ул Азнакай шәһәренең балалар сырхауханәсендә каршылады.
    Аңа әле беркем дә бу яшьне бирмәс, ә лаеклы ялга китәргә җае чыкмый гына бит. Яшь белгечләр кайтса, аларга урынын калдырыр иде дә, 50 ел гомер иткән Габделбарые янында өйдә тынычлап кына торыр иде. Юк шул, көн туса, палаталарда аны көтеп торучы сабыйлар искә төшә. Җитәкчеләр кырын караш сиздерсә дә, вакытым җиткән икән дияр иде. Кырын караш та юк. Балалар стационары бүлеге мөдире Илһамия Гыйниятуллина да, хәтта район башлыгы Марсель Шәйдуллин да, Саимә апа булганда, балалар сырхауханәсе өчен бер дә борчылмыйбыз, диләр икән. Балачагы авыр була аның. Әтисенең үз тырышлыгы белән табылган бөтен мөлкәтен, өен тартып алып, кулак ярлыгы тагалар. Гаилә башлыгы, бәхет эзләп, Донбасс якларыннан да урап кайта. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп, 1941 елның ноябрендә яу кырында һәлак була. Колхозның каравыл өенә сыенган Саимә, кече энесе, әнисе Саҗидә апа һәм әбисе (әтисенең үги әнисе) көч-хәл белән җан асрыйлар. Башлангыч мәктәпне туган авылы уразайда, җидееллыкны күрше Сәпәй авылында яхшы билгеләргә генә тәмамласа да, 4-5 чакрымда гына булган район үзәге Азнакайда укуын дәвам итәргә мохтаҗлык комачаулый. өй менә-менә өскә ишеләм дип тора, аякка да, өскә дә кияр кием юк. 1953 елның февраль аенда ул Азнакайга укырга йөрүдән туктый. Моны ишетеп, колхоз рәисе Хөсниямал апа Саимәне идарәгә чакырта, Тәтешкә агротехниклар курсына укырга җибәрәбез сине, ди. Кыз исә, икенче көнне өйдәгеләр белән саубуллашып, тимер юл станциясенә чыгып китә. Көч-хәл белән Ташкент, Наманганнарны үтеп, район үзәге Янгы Курганга килеп җитә. Анда әнисенең бертуган сеңлесе Мотыйга апа яши. Кызда максатка омтылыш көчле була: 1 сентябрьдә Наманган медицина училищесына укырга керә. училищедан соң кызыл дипломлы берничә яшь кешене, шул исәптән Саимәне дә Андижан дәүләт медицина институтына укырга җибәрәләр. Яхшы укыгач, югары стипендия дә түлиләр. Саимәгә аспирантурада калырга тәкъдим итәләр, әмма ул баш тарта. Авыр тормыштагы туганнарына, әнисенә булышырга кирәк. Табиб булып беренче чыныгуны Термез шәһәренең өлкә онкология диспансерында ала. Ә бер елдан үз халкына хезмәт итәргә туган ягына кайтып китә. Башта берничә ел хатын-кызлар консультациясендә акушер-гинеколог була. Бу еллар икенче институт кебек була яшь белгечкә. Чөнки бүлек мөдире, медиклар арасында Татарстанда бердәнбер Социалистик Хезмәт Герое исемен йөрткән Газифә Хәсәншина, аның ярдәмчесе РСФСРның Атказанган табибы люция Гомәрова янәшәсендә эшләү һәркемгә тәтеми. Югары белем янына аларның бай тәҗрибәсен дә өйрәнү файдага була. Җитәкчелек Саимә Имам кызына яңа профильдә белем күтәрү курсларына барырга тәкъдим итә, монда аның яшь, тәвәккәл булуы роль уйнагандыр. Шулай итеп алга таба ул отоларинголог булып китә. 22 ел буе колак, тамак, борын авырулы өлкәннәргә дә, балаларга да операцияләр ясый. Тормыш гел шома гына бармый. Саимә ханым белән Габделбарый ага ана назыннан мәхрүм калган 3 яшьлек оныклары Маратка йөрәк җылыларын бирәләр, тәрбияләп-укытып кеше итәләр. узган ел ахырында Азнакайга Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килгәч, җитәкчелек аны Саимә Якупова кабинетына да алып керә. Ә ул министрга үзенең үзенчәлекле эш алымнарын сөйли. «Тормышымнан бик канәгатьмен, максатыма ирештем - нинди авырлыклар күрсәм дә, тормыш төбеннән күтәрелеп, Кеше була алдым. Шундый авыр елларда исән калып, халык табибы була алуым - бер могҗиза. Кешеләрнең җылы карашын тоеп яшәүдән дә олырак бәхет юк», - ди ак күңелле, ак халатлы хезмәт ветераны Саимә Имам кызы Якупова.
    Хәким Гыйләҗев,
    россия журналистлар берлеге әгъзасы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: