Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ахзнакай районы эчке эшләр бүлеге начальнигы халык сорауларына җавап бирә

    Халык соравы буенча, "Маяк" газетасы редакциясе катнашында төрле учреждение, оешма җитәкчеләре белән "Туры элемтә"ләр уздыру матур традициягә әйләнде. Аның чираттагысы Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчелеге белән оештырылды. Телефон аша хәбәрләшүдә бик күп азнакайлы бихисап сораулар белән мөрәҗәгать итте. Түбәндә аларга бүлек начальнигы Илдар Шакиров тулы җаваплар...

    Халык соравы буенча, "Маяк" газетасы редакциясе катнашында төрле учреждение, оешма җитәкчеләре белән "Туры элемтә"ләр уздыру матур традициягә әйләнде. Аның чираттагысы Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчелеге белән оештырылды. Телефон аша хәбәрләшүдә бик күп азнакайлы бихисап сораулар белән мөрәҗәгать итте. Түбәндә аларга бүлек начальнигы Илдар Шакиров тулы җаваплар бирә.

    -Азнакайда айныткыч күптән бетерелде. Ләкин урамда исерекләр саны аңа карап кына кимемәде. Урам буйларында, скамейкада йоклап, аунап ята алар. Айныткычны ник яптылар икән?

    - Тиздән әлеге проблема хәл ителер дип уйлыйбыз. Республика бюджетыннан айныткыч булдыру өчен 2858000 сум күләмендә акча бүленде. Эчке эшләр бүлеге, шәһәр башкарма комитеты һәм район үзәк сырхауханәсе тарафыннан моның өчен махсус бина сайлап алынды. Ул сырхауханә территориясендә урнашкан. Бүгенге көндә бина реконструкцияләнә, хезмәткәрләр туплана. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге учреждение автоном булачак. Исерек кешеләргә үзләренә күрсәткән хезмәт өчен түләргә туры киләчәк.

    - Хәсәнов урамында 4нче һәм 5нче мәктәп тирәсендә юл буйларына һәрвакыт машиналар тезеп куялар. Транспорт белән үтәрлек түгел. Машина куюны чикләүче билгеләр урнаштырып булмыймы?

    - Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү турындагы федераль законның 4 нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, юл куркынычсызлыгын җирле үзидарә органнары мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә. Әлеге сорау белән шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шәхсән мин үзем, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе әгъзасы буларак, чираттагы утырышта Хәсәнов урамының әлеге участогына машиналар куюны җайга салучы билгеләр урнаштыру мәсьәләсен күтәреп чыгачакмын.

    - Кемне дә булса законсыз рәвештә кулга алалар икән, бу очракта ни эшләргә?

    - Сезне кулга алдылар, ди. Законлымы, түгелме, гражданин полиция хезмәткәре белән үзен тиешле дәрәҗәдә тотарга хокуклы. Полиция хезмәткәре, кичекмәстән, кулга алынучыга нидә гаепле булуын аңлатырга тиеш. Административ хокук бозу өчен кулга алына икән, "Полиция турында"гы закон нигезендә, өч сәгать эчендә җибәрелә. Җинаять кылган очракта бу вакыт 48 сәгать тәшкил итә. Соңыннан эшне суд карый.

    Әлбәттә, кулга алынган һәр кеше стресс кичерә. Мондый очракта, кеше чыгардан чыкмаска тиеш. Тавыш күтәрергә, бүлек хезмәткәрләренә һич кенә дә янарга ярамый. Сез үзегезнең нәрсәдә гаепле икәнегезне белергә хокуклы. Күрсәтмәләрегезне беркетмәгә үз кулыгыз белән яза аласыз. Анда кулга алган вакытта килеп чыккан законга каршы чараларны атап китәргә була. Гражданнарның дәүләт билгеләгән адвокаттан баш тартып, күрсәтмә биргәнчегә кадәр үзенекен көтәргә хокукы бар. Һәр беркетмә раслаучы документ булып санала, аларны һәм башка документларны бары тик игътибар белән танышып чыккач кына имзаларга кирәк.

    - "Дальний" полиция бүлегендә булып үткән вакыйгага карашыгыз нинди? Полиция хезмәткәрләре мондый җинаятькә бармас өчен шәхси состав белән нинди эшләр башкарыла?

    - "Дальний"да булган вакыйга беркемне дә битараф калдырмады. Гаепле кешеләр, закон каршында җавап бирергә тиеш дип исәплим. Кешенең гомерен өзү, законсызга ирегеннән мәхрүм итү хокукы беркемгә дә бирелмәгән. Мондый төр җинаятьләрне булдырмау максатында район эчке эшләр бүлегенә хезмәткәрләр тикшерү аша үтеп кенә алына. Шәхси составның эшен контрольдә тоту өчен бүлекләр видеокамералар белән җиһазландырылган. "Дальний"да булып үткән трагик очрактан соң, республика Эчке эшләр министрлыгы "Кайнар линия" булдырды, (843) 291-20-02 телефоны аша полиция хезмәткәрләре ягыннан закон бозу очракларын хәбәр итәргә була.

    Шунысы куандыра, безнең бүлектә хезмәткәрләр арасында моңа кадәр закон бозу очраклары күзәтелмәде, киләчәктә дә булмас дип ышанып әйтә алам.

    - Шундый очракка тап булган бар: юл-патруль хезмәтенә карамаган полиция вәкиле машинаны туктатып, шәхесне билгеләүче һәм машина документларын тикшерә. Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган очракта, беркетмә төзү белән яный. Бу законлымы?
    - "Полиция турында" законда полиция хезмәткәренең юлдагы водительне туктатып, аның документларын тикшерү хокукы барлыгы турында язылган. 2011 елның февралендә кабул ителгән әлеге закон нигезендә полиция хезмәткәре (участковый, мәсәлән)транспорт чарасын юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында туктата, беркетмә төзи ала. Транспорт чарасы, анда төялгән йөкнең документларын, иминиятләштерү полисын, законга каршы килгәндә (шофер катнашында) машинаны, йөкне тикшерергә хокуклы. Массакүләм чаралар үткәргәндә, нинди дә булса хәвеф янаганда полиция хезмәткәре юл хәрәкәтен чикли ала һ.б.

    - Балалар арасында җинаять очраклары бармы? Нинди профилактик чаралар күрелә?

    - Быелның алты ае эчендә балигъ булмаганнар катнашында 7 җинаять теркәлгән. Аларның күпчелеген кәрәзле телефоннар, велосипедлар, машина урлау тәшкил итә. Узган еллар белән чагыштырганда, балалар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны әзәя. Район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә бүгенге көндә 75 бала исәптә тора. Һәрберсенә җәмәгатьчелек тәрбиячесе беркетелгән. Алар профилактик эшләр башкара, аңлатулар алып бара, эшкә урнашырга ярдәм итә. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны киметү, булдырмау максатында комиссия әгъзалары әледән-әле имин булмаган гаиләләргә рейдлар үткәрә.

    - Яз айларында фатирларга кереп әйберләр урлап чыгу очраклары халыкны тетрәндерде.Әлеге җинаятьләрне ачуга да тукталсагыз иде...

    - 24 февраль көнне Азнакайда, 13 март көнне Актүбә эшчеләр бистәсендә фатирлардан урлау очраклары теркәлде. Караклар ачык ишектән кереп, хуҗаларның саксызлыгы аркасында, әйберләр урлап чыкты. Бүгенге көндә җинаять кылучыларның кем икәне билгеле. Алар - элек тә суд каршында җавап биргән егет белән кыз. Гаепләнүчеләр шулай ук Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Алабуга, Түбән Кама, Зәй шәһәрләрендә дә фатирларга үтеп кереп, әйбер урлау белән шөгыльләнгәннәр. Бүгенге көндә әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылган.

    Районда бер-бер артлы фатирлардан әйбер урлау очраклары теркәлгәч, полиция бүлегендә халыкка фатирлар һәм милек саклый торган урыннарны ведомствоара тыш сак астына кую буенча аңлату эшләре алып бару өчен махсус төркем төзелде. Бүгенге көндә фатирларга ведомствоара тыш сак бүлеге пультына тоташтырылган сигнализация кую - халыкның милкен, үзен саклауга иң кулай һәм ышанычлы чара. Әйбер урлап чыгу фактына дучар булган өч фатир шундый сак астына алынды. Кызганыч, куркынычсызлык турында без бик соң уйлана башлыйбыз. Саклау сигнализациясе кую - халык өчен "буй җитмәслек" түгел, хакы - 10000 сумнан башлап. Айлык түләү - 211 сумнан алып. Барлык сораулар белән 7-24-32, 7-24-62 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә була.

    - Районда экстремизмга каршы көрәш эшләре алып барыламы?

    - Әлеге проблемаларга бәйле комплекслы мәсьәләләр районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышларында һәм шәхси составтагы киңәшмәләрдә бик җентекләп карала. Терроризмга һәм экстремизмга киртә кую, район һәм шәһәр территориясендә аларны бөтенләй булдырмау, гражданнарның шәхси хокукын яклауны һәм мөһим объектларның сакланышын тәэмин итү беренчел бурычлардан санала.

    -Шәһәр-район территориясендә чит ил кешеләрен бик еш күрергә туры килә. Аларга карата нинди дә булса тикшерү эшләре алып барыламы?

    - Әлбәттә, чит ил гражданнары һәрвакыт полиция, миграция хезмәткәрләре тарафыннан контрольдә тотыла. Аларның закончалык бозу-бозмавы һәрдаим тикшерелеп, тиешле чаралар күрелә. Мәсәлән, май аенда гына да полиция хезмәткәрләре тарафыннан чит ил кешеләренә Россия Федерация территориясенә керү закончалыгын бозган өчен 25 беркетмә төзелде. 9 гражданны Россия территориясеннән чыгарып җибәрү буенча документлар әзерләнде.

    - Шәһәрдә машиналарга матди зыян салу очраклары әледән-әле теркәлеп тора. Гаеплеләрне ачыклау ни дәрәҗәдә?

    - Күп очракта автомобиль хуҗалары үзләре гаепле. Ни өчен дигәндә, машиналар сакланмый торган урыннарда тора. Йорт каршы, юл буйлары дисеңме... Гәрчә шәһәрдә машиналар өчен махсус парковкалар җитәрлек. Май аенда гына да Шәйхетдинов, Болгар урамнарындагы йортлар каршында калдырылган машиналардан әйберләр урлау очрагы теркәлде. 16 май көнне берәү М.Җәлил урамында "Лада-Приора" автомобиле тәрәзәләрен ватып, кузовына зыян салган. Гомуми зыян - 10500 сум тәшкил итте. Ведомствоара тыш сак хезмәткәрләре тарафыннан кайнар эз буенча Азнакай кешесе кулга алынды.

    Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бездә халык үз милкенә бик җиңел, саксыз карый. Бер генә очрак: күптән түгел таныш булмаган кеше Ык буе территориаль идарәсенең лаборатория бүлмәсеннән хатын-кыз сумкасында булган кошелекны урлап чыгып китә. Анда 4500 сум акча була. Әгәр сумка күренеп тормаса, бүлмәне бикләп йөрсәләр, бәлки бу җинаять булмый да каыр иде.

    - Алкоголь продукциясен төнге вакытта сатуны тыючы махсус закон булуга карамастан, аны бик күпләр сакламый булса кирәк. Спиртлы эчемлекләрне әбиләр дә, таксистлар да сата. Мондый төр тәртип бозулар ачыкланамы? Ачыкланган очракта, ни өчен гаеплеләр һаман аракы сата?

    - Шунысы шатландыра, алкоголь продукциясен законсыз сату очракларын хәзер шәһәр гражданнары да бик актив хәбәр итеп тора. Ялган аракы сату фактлары артты. Аны тулысынча бары тик халык ярдәме белән генә бетереп була. Азнакайлылар полиция белән тагын да тыгызрак мөнәсәбәттә булсын иде. Күпләр күршеләрендә аракы белән сату иткән очракны да белдерми кала.

    Район территориясенә составында спирт булган алкогольле продукцияләрне законсыз кертү очракларын ачыклауга юнәлтелгән чараларны да еш үткәрәбез. Аларның нинди юллар белән керүен тикшереп, ялган аракы сатучыларны фаш итәбез. Быел законсыз әйләнештә булган 100 литрдан артык спиртлы сыекча тартып алынды һәм әлеге сферада хокук бозуның уналты очрагы теркәлде. Шулай да без "Алкоголь" операциясе буенча эшебезне тагын да яхшыртырга тиеш булабыз.

    Бүгенге көндә шәһәр кибетләренең берсендә балигъ булмаган балага спиртлы эчемлек саткан сатучыга карата җинаять эше кузгатылды.

    - Шәһәрдәге наркопритоннар зур хәвеф тудыра. Бар кеше дә наркоманнарны күрә, ләкин хәбәр итүче генә юк...

    - Агымдагы елның дүрт аенда эчке эшләр бүлегенә 4 наркопритон исәпкә куелды. Алар атнага өч тапкыр тикшерелә. Бу төр эшнең нәтиҗәсе халык аларга битараф булмаса, белгәннәрен хәбәр итеп торсалар, югары булыр иде. Күршеләрегезгә, подъездыгызда яшәгән кешеләргә игътибарлырак булырга кирәк.

    - Шәһәрдәге кайбер ресторан-кафе тирәләрендә төнлә кайчан тәртип, тынлык булыр икән? Һәр көнне, аеруча җомга, шимбә көннәрендә, машина гөрелдесенә, сигнал тавышына чыдап булмый. Өстәвенә туй көннәрендә фейерверклар аттыралар. Халык турында әз генә булса да уйласыннар иде.

    - Бу очракта Татарстан Республикасының "Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында" законы ярдәмгә килә. Анда күрсәтелгәнчә, төнге вакыт дип эш көннәрендә 22.00 сәгатьтән алып 6.00, ял көннәрендә 22.00дән 9.00 сәгатькә кадәр вакыт исәпләнә.

    Төнлә гражданнарның тынычлыгы һәм тынлык тәэмин ителә торган объектлар булып күпфатирлы һәм индивидуаль торак йортлар, сырхауханәләр, диспансерлар һәм башка медицина учреждениеләре, шифаханәләр, йорт яны, бакчачылык берләшмәләре территорияләре һәм башкалар санала. 22.00 сәгатьтән соң телевизорларны, радиоалгычларны, магнитофоннарны һәм башка тавыш чыгара торган җайланмаларны, шулай ук тавыш көчәйткечләрне, шул исәптән транспорт чараларында, сәүдә, җәмәгать туклануы объектларында һәм күңел ачу үзәкләрендә урнаштырылганнарны куллану; пиротехник чаралар куллану; төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозуга китерә торган итеп музыка коралларында уйнау, кычкырулар, сызгыру, җырлау, шулай ук тавыш чыгара торган бүтән гамәлләр тыела. Сорауга килгәндә, Сезгә эчке эшләр бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, полиция хезмәткәрләре тиешле чара күрәчәк.

    - Ленин урамы, 13нче йорт ишегалдына чүп ташучы машина үтә алмый, чөнки кешеләр үз транспортларын чүп савытлары янына куя. Моны берәр ничек тыеп булмыймы?

    - Әлеге очрак безнең үзебезнең үк тәрбиясез, әхлаксыз булуыбызны күрсәтеп тора. Чисталыгыбыз үзебез өчен кирәк түгелме? Автомобиль комачаулаган вакытта, дәүләт теркәве номерын әйтеп, 7-30-87 телефоны буенча шалтыратыгыз, административ чаралар күрелер.

    - Болгар урамы, 14нче йорт кырыннан ике метр читтәрәк 1 нче ашханәгә юл китә. Анда йөрерлек түгел. "Ремонт була",- дигән сүзләргә дә бик күп вакыт үтте...

    - Әйе, проблема бар, юк түгел. Тиздән район эчке эшләр бүлеге бина төзү эшләрен башлый. Асфальт салган очракта, аннан авыр йөк төягән машиналар йөреп, ул бик тиз эштән чыгачак, юлны ремонтлау төзү эшләре тәмамлангач кына башкарылса, урынлыдыр дип исәплим.

    Таңсылу САНИЕВА әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: