Азнакаево
  • Рус Тат
  • Агулы аракы башка җитә

    Узган ел аракы эчүдән республикада һәр көнне 1 кеше бакыйлыкка китеп барган. Безнең районда да ялган аракы сату һәм аның белән агулану очраклары бар. Быелдан исерткеч эчемлекләр сатуда һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә яңа таләпләр кертелде. Узган атнада район Советында "Түгәрәк өстәл артында сөйләшү"дә сүз әнә шулар хакында барды....

    Узган ел аракы эчүдән республикада һәр көнне 1 кеше бакыйлыкка китеп барган. Безнең районда да ялган аракы сату һәм аның белән агулану очраклары бар. Быелдан исерткеч эчемлекләр сатуда һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә яңа таләпләр кертелде. Узган атнада район Советында "Түгәрәк өстәл артында сөйләшү"дә сүз әнә шулар хакында барды.

    Айдар Шәмсетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе:

    -Легаль булмаган эчемлекләр сатуга каршы көрәш никадәр генә җәелдерелмәсен, аны сатучылар да, кулланучылар да бетеп тормый. Ул бүгенге көннең актуаль мәсьәләсе булып кала. Югыйсә, эчүчелекнең ахыргы нәтиҗәләре, сәламәтлеккә җимергеч зыяны, тормышыбызны ямьсезләүче күренеш булуын һәрдаим искәртеп, бу юнәлештә максатчан профилактик чаралар күреп килсәк тә, яшел еланны җиңә, тамырына чаба алмыйбыз әле. Югыйсә, аның "законлысын" алып, чамасын белеп кенә кулланырга, тормышыбызны ямьсезләмәскә дә була бит. Арзан булуына кызыгып, исерткеч эчемлекләрне теләсә каян алып эчкән кешеләр моның ахыры реанимация, тагын да аянычы - гомер өзелү белән төгәлләнәсен белсәләр дә, үз-үзләрен тыя алмыйлар, менә шунсы яман. Ә инде өеннән ялган аракы сатып, кеше гомерләрен өзеп, гаиләләрне таркатып, балаларны ятим итеп яткан кешеләр хакында әйтәсе дә юк, моннан да җүнсезлек һәм зур гонаһ була да алмас.

    Районда эчүчелеккә һәм аракының законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясе эшли. Әледән-әле рейдлар ясалып тора. Сер түгел, шәһәрдә дә, районыбыз авылларында да ялган аракы сатып ятучылар бар. Моннан берничә ел элек үк контрафакт продукция җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүчеләрне фаш итү максатында "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылган иде. Кызганычка каршы, аңа сигналлар килми диярлек. Шулай итеп, канун бозучыларга үзебез үк ирек куябыз, аларны белмәмешкә, күрмәмешкә салышабыз. Быелның 1 гыйнварыннан Татарстан Президенты фәрманы белән "Халык контроле"нә мондый мәгълүмат бирүчеләргә кызыксындыру чаралары күрелә башлады, әлбәттә, анонимлык гарантияләнә. Азнакайлыларны бу мөһим мәсьәләгә битараф булмаска чакырабыз. Эчүчелек белән бердәм көрәшкәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешә алырбыз.

    Владислам Исламбратов, район эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы:

    -Узган ел ялган аракы сату белән шөгыльләнүчеләргә карата 41 административ беркетмә төзелде. Законсыз әйләнештән 454 литр эчемлек алынды. Контрафакт продукция безгә күпчелек Казахстаннан, Төньяк Кавказ регионыннан керә. Быелның 11 гыйнварында "Спутник" гаражлар ширкәте территориясендә 4 мең шешә (2061 литр) төрле маркадагы эчемлек саклануы ачыкланып, хуҗасына карата җинаять эше кузгатылды. Мондый рейдлар дәвам итә, законсыз эш иткән берәү дә җавап тотудан качып кала алмаячак.

    Лилия Мортазина, дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге белгече:

    -Республикада узган ел 1190 кеше аракыдан агуланган. Алар арасында яшүсмерләр дә бар. 356 кешенең гомере өзелгән. Әлбәттә, 50 сумлык аракы булмый, арзан бәяле - димәк агулы, кайдадыр яшерелеп ясалган дигән сүз. Узган ел эчке эшләр хезмәткәрләре белән үткәрелгән тикшерүләр вакытында законсыз продукция саткан эшмәкәрләр булуы да ачыкланып, алар җаваплылыкка тартылды. Азнакайлыларның шундый фактларга юлыкканда 7-05-07 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйбыз.

    Быелдан кибетләрдә спиртлы эчемлекләр сату тәртибенә зур үзгәреш кертелде. Хәзер һәр шешә исәптә, бу хакта интернет челтәрендә мәгълүматлар тупланып, аның әйләнеше ныклы контрольдә тотыла. Районыбызның сәүдә нокталары да шушы бердәм дәүләт тикшерү программасы нигезендә эшли.

    Фәния Рамазанова, район үзәк сырхауханәсе табиб-наркологы:

    -Ялган аракы куллануның сәламәтеккә зыяны турында белмәгән кеше юк. Соңгы вакытта аның белән агуланып үлү очракларының арта баруына да күз йома алмыйбыз. Суррогат эчемлек кискен агулануга китерә, геморрагик инсульт та туарга мөмкин. Бавыр, ашказаны, йөрәк, нерв системасы зыян күрә, кеше тәм, ис сизми башлый. Шулай итеп, кеше организмы тулаем эштән чыга. Соңгы вакытта аракыдан агуланып сырхауханәгә эләгүчеләр санының кимүе (2014 елда -36, узган ел 24 кеше дәваланган) күзәтелсә, ә менә аны эчеп үлүчеләр саны арта бара. Узган ел дистәгә якын үлем очрагының нәкъ менә ялган аракы белән бәйле булуы барыбызны да сискәндерергә, уйландырырга тиеш. Яшәү рәвешебез, сәламәтлегебез бары тик үзебезнең кулда, шуны онытмыйк.

    Түгәрәк өстәл артында сөйләшүне газета өчен Лиза Нурлыева әзерләде

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: