Азнакаево
  • Рус Тат
  • Африка чумасына юл куймаска

    Дуңгызларның африка чумасына юл куймауда төп таләпләрнең берсе - дуңгызчылык предприятиеләренең ябык режимда эшләвенә күчүе, ә шәхси һәм крестьян хуҗалыкларында терлекләрне һавада йөртүгә чыгармау. Тикшерүләр күрсәткәнчә, республиканың ябык режимдагы эре дуңгызчылык комплексларында, әйтик, "Камский Бекон" кебек ябык акционерлык җәмгыятендә дуңгызлар тышка чыгарылмый. Әмма, вак саналган шәхси хуҗалыкларда дуңгызларны җәйлектә лагерьларга...

    Дуңгызларның африка чумасына юл куймауда төп таләпләрнең берсе - дуңгызчылык предприятиеләренең ябык режимда эшләвенә күчүе, ә шәхси һәм крестьян хуҗалыкларында терлекләрне һавада йөртүгә чыгармау. Тикшерүләр күрсәткәнчә, республиканың ябык режимдагы эре дуңгызчылык комплексларында, әйтик, "Камский Бекон" кебек ябык акционерлык җәмгыятендә дуңгызлар тышка чыгарылмый. Әмма, вак саналган шәхси хуҗалыкларда дуңгызларны җәйлектә лагерьларга һәм кардаларга чыгармаслар дип әйтеп булмый. Шуңа бәйле рәвештә республикага дуңгызларның африка чумасы үтеп керү куркынычы туарга мөмкин. Чөнки җәйге лагерьларда һәм кардаларда тотылган терлекләргә чума вирусын йоктыручы саналган кабаннар, башка җәнлекләр белән контактка керү һәм талпаннар эләктерү яный.

    Кар эреп беткәннән соң урманнарда, автомобиль юллары читендә зарарлану чыганагы булып торган кабан, дуңгыз үләксәләре табылып тора.

    Гомумән алганда, Россиядә африка чумасының эпизоотик торышы элеккечә үк киеренке кала. Агымдагы елда Краснодар, Тверь, Волгоград өлкәләрендә, Карелия, Калмык республикаларында әлеге куркыныч авыруның 14 очрагы теркәлгән инде.

    Узган ел ахырында африка чумасының Саратов, Оренбург өлкәләрендә килеп чыгуы аның терлекләр, дуңгызчылык продукциясе, азык белән Татарстан территориясенә дә керү куркынычын тудырды.

    Киеренке хәлне исәпкә алып, Россельхознадзор идарәсе дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыклар хуҗаларына, дуңгызчылык комплекслары җитәкчеләренә һәм барлык халыкка мөрәҗәгать итеп, игътибарлы булырга һәм аннан саклану чараларын күрергә чакыра.

    Чума белән зарарланмас өчен зоогигиена нормасы таләпләрен һәм дуңгызларны тоту кагыйдәләрен саклау мөһим. Терлек азыгын бары тик имин саналган территорияләрдән генә алырга һәм ашату алдыннан аларга термик эшкәртү уздырырга кирәк. Азык калдыклары белән дә шулай эшләү мәслихәт. Дуңгызларны чыгарып йөртмәү хәерлерәк. Алар вирус йөртүче башка хайваннар белән контактка кермәсен, дуңгызлар асралган урынга чит кешеләрнең үтеп керүенә юл куймау чарасын да күрү яхшы. Даими рәвештә дезинфекция, дератизация һәм дезинсекция ясап тору файдага гына. Бу чараны азык сакланган урыннарда да үткәрергә киңәш ителә, чөнки аларга эләккән талпаннар да вирус чыганагы булып тора.

    Ветеринар документлары булмаган килеш һәм санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында дуңгызлар сатып алу тыела. Яңа алынган терлекләрне ветеринария хезмәте органнарында һәм авыл администрацияләрендә теркәү сорала, төп көтүгә кушканчы аларга мәҗбүри карантин чаралары үткәрелә һәм һәрдаим ветеринария белгече күзәтүе астында булырга тиешләр.

    Дуңгызларда чир билгеләре күренүгә үк тиз арада бу хакта дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә, аларны аерып ябарга, сугымны һәм итләрен сатуны туктатырга кирәк.

    Африка чумасы белән бәйле сорауларыгыз туса, идарәгә (843) 277-69-57 телефоны аша мөрәҗәгать итегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: