Азнакаево
  • Рус Тат
  • 24 март – туберкулезга каршы көрәш көне

    Аның чыганагын 1882 елда Берлин докторы Роберт Кох фаш итә. 24 март була ул, шул вакыттан башлап бу көн туберкулезга каршы Бөтендөнья көрәш көне буларак игълан ителгән. Әлеге мәкерле авыру һәркайсыбызга янарга мөмкин. Аның билгеләре нинди, бу чирне йоктырудан ничек сакланырга соң? Шул сораулар белән табиб-эпидемиолог Әхмәт Нургалиевка мөрәҗәгать иттек....

    Аның чыганагын 1882 елда Берлин докторы Роберт Кох фаш итә. 24 март була ул, шул вакыттан башлап бу көн туберкулезга каршы Бөтендөнья көрәш көне буларак игълан ителгән.

    Әлеге мәкерле авыру һәркайсыбызга янарга мөмкин. Аның билгеләре нинди, бу чирне йоктырудан ничек сакланырга соң? Шул сораулар белән табиб-эпидемиолог Әхмәт Нургалиевка мөрәҗәгать иттек.

    -Әхмәт Нургалиевич, туберкулез шулай бик куркыныч авырумы? Бу нәүбәттән районда хәл торышы ничек?

    -Кызганычка каршы, туберкулез авыруы әлегәчә дөньяда иң җәелгән инфекцияләренң берсе булып кала. Үлемгә китерүче авыру буларак, ул ВИЧ-спидтан гына калыша. Ә инде бу авыруның бездәге хәл торышына килгәндә, республикада туберкулез белән зарарлану очраклары илкүләм күрсәткечктән 30 процентка кимрәк. Азнакай бу яктан имин саналган районнарның берсе. Бездә ел саен 18-20 очрак теркәлә. 100 мең кешегә карата булган күрсәткеч республиканың уртачасыныкыннан кимрәк. Узган ел туберкулезның 17 очрагы ачыкланды, берсе - балада.

    -Туберкулезның төп чыганагы нәрсә, аннан ничек сакланырга?

    -Микобактерияләр таратучы авыру кеше, шулай ук җәнлек-җанварлар. Ул нигездә һава-сулыш юлы аша гадәттә ябык бина эчендә, шулай ук авыру кулланган әйберләр аша да йога. Инфекция алганнарның 8-10 проценты аның белән авырып китәргә мөмкин. Әүвәл ул салкын тию, пневмония кебек башланып китә, кайчак билгеләре дә булмый, шуңа да профилактика үтү, табибка күренеп тору зарур. Сүз дә юк, аны көчәйтүче башка социаль факторлар да җитәрлек: начар көнкүреш, эш шартлары, тиешенчә тукланмау, эчүчелек, наркотиклар куллану, ВИЧ-инфекция йоктыру һ.б.

    Яшьләргә аеруча игътибарлы булу кирәк. Иммун системасы ныгымаган балаларга туберкулез бигрәк тә авыр тәэсир итә. Туберкулезның 20 процент очрагы тәмәке тарту белән бәйле, бу хакта да онытмыйк.

    Ә инде саклануга килгәндә, төп юлы - вакцина ясату. Аның беренчесе бала 3-4 көнлек булганда тудыру йортында ясала. Аннары, Мантуга тискәре йогынты булганда, 7-14 яшьтә кабатлана. Әлбәттә, һәркем үз сәламәтлеген иң элек үзе кайгыртырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, эчмәксә, тартмаска, сыйфатлы тукланырга тиеш.

    Флюорографик тикшеренүне вакытында үтеп тору мәслихәт. Ул башка бик күп авырулар кебек туберкулезны да вакытында ачыклау мөмкинлеге бирә.

    Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: