Азнакаево
  • Рус Тат
  • 2015 елдан бүген гамәлдә булган пенсия системасын үзгәртү планлаштырыла

    2015 елдан бүген гамәлдә булган пенсия системасын үзгәртү планлаштырыла. Әлеге өлкәдәге реформа турында инде күптәннән сөйләсәләр дә, гади халыкка үзгәртеп коруларның асылына төшенүе шактый авыр. Бик күпләр шомга төште: киләчәктә пенсия яшенә җитүчеләрне нинди картлык көтәр икән дип борчыла кешеләр. Мәгълүм булганча, ел саен илебездә 1 миллион пенсионер арта. Татарстанда...

    2015 елдан бүген гамәлдә булган пенсия системасын үзгәртү планлаштырыла. Әлеге өлкәдәге реформа турында инде күптәннән сөйләсәләр дә, гади халыкка үзгәртеп коруларның асылына төшенүе шактый авыр. Бик күпләр шомга төште: киләчәктә пенсия яшенә җитүчеләрне нинди картлык көтәр икән дип борчыла кешеләр.

    Мәгълүм булганча, ел саен илебездә 1 миллион пенсионер арта. Татарстанда гына да өлкәннәр исәбе 1 миллион 75 меңгә җиткән. Алар республикабыз халкының 28,1 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта эшләүчеләр сафы сирәгәя бара. Нәтиҗәдә, Пенсия фондының керемнәре кими. Бүгенге көндә Татарстанда 1 пенсионерга 1,74 эшләүче туры килүе мәгълүм. 2030 елга исә, исәпләп чыгарылганча, 1 пенсионерга 1 эшләүче калачак . Барысы да бүгенгечә сакланса, дәүләт алга таба пенсия түләү буенча бурычларын үти алмаячак дигән сүз бу.

    Пенсиягә соңрак чыксаң - отасың

    Киләсе елдан кертеләчәк үзгәрешләр нидән гыйбарәт соң? Беренчедән, яңа закон буенча пенсия яңача - балл системасы буенча исәпләнәчәк. Бүгенге көндә аның ни рәвешле формалашуы адәм аңларлык түгел икәнне түрәләр үзләре дә таный. Киләчәктә исә һәркем пенсиясен үзе дә санап чыгара алачак дип вәгъдә итәләр.

    Яңа закон проектының авторлары сүзләренчә, хәзерге системада гаделсезлекләр күп. Әйтик, бүгенге көндә гомер буе эшләгән һәм бөтенләй эшләмәгән кешеләрнең пенсиясе бер үк дәрәҗәдә диярлек. Чөнки аның күләме, нигездә, эш урыннарыннан пенсия фондына күчерелеп барыла торган кертем күләменә бәйле. Ә кешенең стажы аның лаеклы ялда алачак акчасына йогынты ясамый диярлек.

    Киләсе елдан тормышка ашырыла башлаячак система гражданнарны мөмкин кадәр соңрак пенсиягә чыгарга этәрергә тиеш. Яңа тәртипләр буенча лаеклы ял яшенә җитеп тә пенсия алырга мөрәҗәгать итмәүчеләрнең пенсиясен исәпләүдә югарырак коэффициентлар кулланылачак, димәк, аның күләме дә зуррак булачак.

    Тагын бер үзгәреш эшләү стажына бәйле. Хәзер пенсия алу өчен 5 ел эшләү җитә. Ә яңа федераль закон проекты буенча 2015 елдан пенсиягә чыгарга хокук бирә торган стажның күләме ел саен бер елга артып барачак. Һәм 2025 елда ул пенсиягә чыгучылар өчен 15 елдан да ким булмаска тиеш. Аурупа илләренең барысында да дәүләттән пенсия алу өчен, ким дигәндә, 20 ел эшләргә кирәк бит диләр закон төзүчеләр.

    - Бу үзгәрешләр 2015 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгучыларга карата кулланылачак. Ә хәзерге пенсионерлар өчен берни үзгәрми. Дөрес, пенсияләре яңа формулага көйләнәчәк, әмма алар кимемәячәк, кайберләренеке артуы да ихтимал, - ди Татарстан буенча Пенсия фонды идарәчесе Марсель Имамов.

    Дәүләтнекендә калдырыргамы, шәхси фондка күчерергәме?

    Узган елны дәүләтнеке булмаган пенсия фонды хезмәткәрләре халыкны үз пенсия тупланмаларын дәүләт карамыгыннан шәхси "кулларга" күчерергә үгетләп йөрде. Имеш, 2014 елдан сайлау мөмкинлеге бетә - дәүләт фондында калучылар исә пенсиядән, гомумән, коры калулары бар, дип сөйләде алар.

    Чынлыкта исә, үз тупланмаларын дәүләт идарәсенә калдырыргамы, әллә шәхси фондларга ышанып тапшырыргамы икәнне хәл итү өчен әле 2 ел вакыт бар. Билгеле булганча, 1967нче елгы һәм аннан яшьрәк кешеләрнең пенсияләре ике өлештән тора: 10 проценты - иминият өлеше, ә 6 проценты - тупланма өлеш. Алга таба үз пенсия җыелмаларын дәүләт карамагында калдырганнар тупланма өлештән гомумән баш тартып, 6 процентны да иминият өлешенә күчерә дигән сүз. Дәүләт исә бу очракта пенсиянең 10 процентын индексацияли, ә 6 процентын - юк.

    Барысын да бүгенгечә калдыру өчен исә тупланма өлешне дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки идарәче компаниягә күчерергә кирәк. Тупланма өлешне шәхси "кулларга" тапшырырга уйлаган кеше шуңа игътибар итәргә тиеш - бу оешмаларга күпме кеше үз пенсия җыелмаларын күчергән - бу сан күбрәк булган саен ышанычлырак. Икенче шарт - ул оешма үзең яшәгән төбәктә булуы яхшырак.

    Әмма пенсия җыелмаларын дәүләттә калдыру яхшыракмы, әллә шәхси фондка тапшыру отышлыракмы икәнне гади кешегә аңлау авыр. Пенсия фонды белгечләре шулай ук моны анык итеп аңлатып бирә алмый. Кешеләр үз ниятен 2015 елның 31 декабренә кадәр белдерергә тиеш дип кенә искәртә алар.

    Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
    Интертат.ру

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: