Азнакаево
  • Рус Тат
  • 2015 елда Азнакай районында 718 бала дөньяга аваз салды

    Кәҗә елы үрчемле булды. Ел дәвамында районыбызда 718 сабый туды. Ата-аналарның күпчелеге балаларына Әдилә, Ләйсән, Вилдан, Мәликә, Данир, Язгөл, Әмир, Раяз кебек матур татар исемнәрен кушкан. Эмилия, Әмирә, Назгөл кебек яңарак исемнәр дә хәзер бик популяр. Элиза исеме инде күп еллардан кулланышта. Сабыйларыбызның елдан-ел күбрәк тууы бик тә куанычлы хәл....

    Кәҗә елы үрчемле булды. Ел дәвамында районыбызда 718 сабый туды. Ата-аналарның күпчелеге балаларына Әдилә, Ләйсән, Вилдан, Мәликә, Данир, Язгөл, Әмир, Раяз кебек матур татар исемнәрен кушкан. Эмилия, Әмирә, Назгөл кебек яңарак исемнәр дә хәзер бик популяр. Элиза исеме инде күп еллардан кулланышта.

    Сабыйларыбызның елдан-ел күбрәк тууы бик тә куанычлы хәл. Әмма шул ук вакытта үлем-китемнең арта баруы борчу тудыра. 2015 елда 787 үлем очрагы теркәлгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: