Азнакаево
  • Рус Тат
  • 2014 елдан балалар пособиесе 5 процентка артты

    Бу елда баланы яшь ярымга кадәр караган өчен түләүләр 2 мең 600 сумга тигез булачак. Икенче һәм аннан соңгы балалар өчен әниләргә 5 мең 200 сум түләнәчәк. Йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирә торган пособиене дә арттырырга вәгъдә итәләр. 2014 елның гыйнварыннан бу төр түләүләр 13 мең 700...

    Бу елда баланы яшь ярымга кадәр караган өчен түләүләр 2 мең 600 сумга тигез булачак.

    Икенче һәм аннан соңгы балалар өчен әниләргә 5 мең 200 сум түләнәчәк. Йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирә торган пособиене дә арттырырга вәгъдә итәләр. 2014 елның гыйнварыннан бу төр түләүләр 13 мең 700 сум булачак.

    Болардан тыш, киләсе елда социаль иминиятләштерү кысаларында түләнә торган пособиеләрнең дә артуы көтелә. Йөклелек һәм бала табу буенча пособие, билгеле булганча, бала тапканчыга кадәр 70 һәм бала тапкач 70 көн өчен түләнә. Декрет ялында булган әни кешегә баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләгән өчен иминиятләштерелгән хезмәткәрнең уртача хезмәт хакының 40 проценты күләмендә түләнә торган пособие якынча 18 мең сумга кадәр күтәреләчәк.

    2014 елда ана капиталы 429,4 мең сумны тәшкил итәчәк.

    Чыганагы: http://www.almet-rt.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: