Азнакаево
  • Рус Тат
  • 20 ноябрьдә Азнакайда Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

    20 ноябрьдә районда Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге ярдәм ятим балалар, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, ятим балаларны үз гаиләсенә алырга теләүчеләр, уллыкка (кызлыкка) алучылар, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен оештырыла. Балалар хокуклары, опека һәм попечительлек мәсьәләләре, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр...

    20 ноябрьдә районда Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
    Әлеге ярдәм ятим балалар, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, ятим балаларны үз гаиләсенә алырга теләүчеләр, уллыкка (кызлыкка) алучылар, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен оештырыла.
    Балалар хокуклары, опека һәм попечительлек мәсьәләләре, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр буенча вәкаләтле затларга сораулары булганнар 20 ноябрь көнне 9.00-15.00 сәгатьләрдә мәгълүмати-методик үзәккә мөрәҗәгать итә алалар (Ленин урамы, 23 нче йорт, элекке КАМПИ бинасы)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: