Азнакаево
  • Рус Тат
  • 12 гыйнвар – Россия Федерациясенең Прокуратура хезмәткәрләре көне

    Һәр Яңа елның гыйнварын прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре белән башлап җибәрә. Кешеләрнең үз мәнфәгатьләрен яклап, проблемалары белән килә торган дәүләт органы хезмәткәрләренә, сүз дә юк, зур җаваплылык йөкләнгән. Прокуратураның төп эшчәнлеге дә нәкъ менә шул кеше хокукларын саклаудан гыйбарәт. Әлбәттә, алар өчен гражданнарның һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләре барсыннан да...

    Һәр Яңа елның гыйнварын прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре белән башлап җибәрә. Кешеләрнең үз мәнфәгатьләрен яклап, проблемалары белән килә торган дәүләт органы хезмәткәрләренә, сүз дә юк, зур җаваплылык йөкләнгән. Прокуратураның төп эшчәнлеге дә нәкъ менә шул кеше хокукларын саклаудан гыйбарәт. Әлбәттә, алар өчен гражданнарның һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләре барсыннан да өстен. Бүгенге көндә прокуратура коллективы нинди сулыш белән яши? Шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевкә әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.
    -Узып киткән ел да безнең өчен эш-мәшәкатьләргә бай булды. Ел дәвамында районда 3000 закон бозу очрагы ачыкланды. Алар, нигездә, хезмәт мөнәсәбәтләре, тирә-як мохитне саклау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кебек өлкәләрдә теркәлде. Соңгы вакытта килеп туган икътисади киеренкелек торышында эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт закончалыкларын бозу күренешләре аеруча актуаль проблема булып тора. Әйтик, күп кенә эш бирүчеләр хезмәткәрне эшкә алганда хезмәт килешүләрен тиешенчә төземи, шуның белән Хезмәт кодексы таләпләрен үтәмиләр, ә моның өчен административ җаваплылыкка тарту каралган.
    Хезмәт хакларын түләү мәсьәләсе дә шулай ук көн кадагындагы проблема булып кала. Аны вакытында яисә бөтенләй дә түләми килгән оешмалар да бар. Югыйсә Россия Федерациясенең Хезмәт кодексында эш бирүченең коллектив килешү яки эчке хезмәт тәртипләре нигезендә, айга ике тапкырдан да ким булмаган срокта хезмәт хакы түләргә тиешлеге каралган.
    Бөтен дөньяда терроризм һәм экстремизм белән көрәш бара. Бүгенге көндә ул безнең дә эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Районның хокук саклау органнары тарафыннан алып барылган чаралар бу өлкәдә эшне нәтиҗәле итү мөмкинлеге бирә. Кызганычка каршы, безнең җирлектә дә экстремистик агымнар күренеп алгалый. Монда интернетның да роле зур: мәгълүмати материаллар электрон рәвештә, аудио һәм видеотасмаларда тарала. Әлеге агымнарга юл куймау максатында прокуратура хокук саклау органнары белән берлектә профилактик эшчәнлекне киң җәелдерде.
    Тагын шуны да әйтәсе килә, 2015 елда "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган вакыйга барыбыз өчен дә гыйбрәтле мисал булды. Андагы янгыннан соң үзебездә дә янгын күзәтчелеге органнары белән масштаблы тикшерүләр уздырдык. Әлеге тикшерүләр вакытында кайбер сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә һәм шулай ук учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең тиешенчә үтәлмәве ачыкланды. Ел дәвамында прокуратура шундый 650 закон бозу очрагын ачты.
    -Яңа елга нинди план-максатлар белән аяк бастыгыз?
    - Максатларыбызга килгәндә, алар инде шул ук кала - закон сагында тору, аның берлеген һәм ныклыгын тәэмин итү, гражданнарның иреген һәм хокукларын, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең закон белән сакланган мәнфәгатьләрен яклау.
    Әлбәттә, илдә килеп туган шартларда прокуратура социаль мәсьәләләргә, гражданнарның хезмәткә хокукларын яклауга өстенлек бирәчәк, экстремизм һәм терроризмга каршы профилактик чаралар дәвам ителер, бюджет акчаларын тотуда закончалык үтәлеше дә, һәрвакыттагыча, игътибар үзәгендә торачак.
    -Газета укучыларыбыздан прокуратурага мөрәҗәгать итү тәртибен сорап шалтыратучылар да бар. Бер уңайдан бу хакта да әйтеп китмәссезме?
    - Прокуратураның ишекләре һәрчак ачык. Гражданнар безгә үзләренең гаризалары белән дә, законны аңлатуны сорап та килә алалар. Әмма һәр җирдәге кебек бездә дә аерым тәртип-таләпләр бар. Язмача мөрәҗәгатьтә гражданның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, тулы адресы, нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итү, органның яки җаваплы затның исеме, закон, хокук бозылу күрсәтелергә, дата, шәхси имза куелырга тиеш. Тулы мәгълүматлар булмаган һәм язуы ачык укылмаган мөрәҗәгатьләр каралмый һәм аларга җаваплар бирелми. Билгеле, гариза язучыга тиешле ярдәм күрсәтелә. Гаризалар прокуратурада теркәлгәннән соң 30 көннән дә соң булмаган срокта, ә инде өстәмә өйрәнү һәм тикшерү кирәк булмаганнары 15 көннән дә хәл ителә. Шикаять-гаризаларны, мөрәҗәгатьләрне кире кагу турында карарны прокурор яки аны алыштыручы зат кабул итә һәм җавапларны да алар бирә.
    Бүгенге көндә Азнакай шәһәр прокуратурасында 8 оператив, 2 дәүләт гражданлык хезмәткәре, аларның 2се урынбасарлар, 1се өлкән ярдәмче, 4 ярдәмче, канцелярия мөдире һәм прокуратура белгече эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: