Азнакаево
  • Рус Тат
  • 12 февраль көнне Азнакайның “Кара лалә” һәйкәле янында митинг узачак

    Совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 25 ел тула. Шул уңайдан 12 февраль көнне шәһәребезнең әфган сугышында һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган "Кара лалә" һәйкәле янында митинг үткәрелә. Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында хәрби хезмәтләрен чит җирләрдә үтәгән ир-егетләребезгә, алар батырлыгына багышлап кичә үткәрелә....

    Совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 25 ел тула.

    Шул уңайдан 12 февраль көнне шәһәребезнең әфган сугышында һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган "Кара лалә" һәйкәле янында митинг үткәрелә.

    Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында хәрби хезмәтләрен чит җирләрдә үтәгән ир-егетләребезгә, алар батырлыгына багышлап кичә үткәрелә.

    Очрашуның төп кунаклары - Әфганстандагы һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләребез, аларның якыннары, һәлак булган якташларыбызның әти-әниләре.

    Оешма-учреждениеләр җитәкчеләре үз хезмәткәрләренә кичәдә катнашу мөмкинлеге тудырырга бурычлы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: