Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзгәрешләр безне үзгәртерме?

Агымдагы ел башыннан РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә кагылышлы өлешендә үзгәрешләр кертелде. Аның буенча автомобиль белән идарә итүченең йөртүче таныклыгы һәм транспорт чарасын теркәү документлары булмаса, аңа әлеге Кодексның 12.3 маддәсе нигезендә 100 сум күләмендә штраф салына. Шулай ук алда торган каршылыкны әйләнеп узганда каршы...

Агымдагы ел башыннан РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә кагылышлы өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Аның буенча автомобиль белән идарә итүченең йөртүче таныклыгы һәм транспорт чарасын теркәү документлары булмаса, аңа әлеге Кодексның 12.3 маддәсе нигезендә 100 сум күләмендә штраф салына. Шулай ук алда торган каршылыкны әйләнеп узганда каршы як хәрәкәт полосасына каршы яисә трамвай юлы юнәлешенең каршына чыккан өчен 12.15 маддәнең 3 бүлеге буенча 1000 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф каралган. Әлеге бүлектә каралганнан тыш, каршы як хәрәкәт полосасына яки трамвай юлы юнәлешенә каршы автомобиль белән идарә итүче һәркем алда әйтелгән маддәнең 4 бүлеге нигезендә 5000 сум штраф түләргә тиеш була яки 4 айдан 6 айга кадәр йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителә.

Әгәр дә бу бүлек буенча административ хокук бозу очрагы тагын кабатланса, ул вакытта 1 елга машина йөртүгә рөхсәт бирүче таныклык алына. Ә юл йөрү кагыйдәсен бозучыны автомат режимда эшләүче фотога, видеога төшерүче техник чаралар да "эләктерсә" 5000 сум штраф көтә. Бу хакта маддәнең 5 бүлегендә язылган.

РФ Административ хокук бозуларның 12.16 маддәсе 3.1 бүлеге белән тулыландырыла һәм түбәндәге редакциядә бирелә. Әлеге маддәнең 3 бүлегендә күрсәтелгәнчә юлның хәрәкәт өлешенә ясалган һәм юл кырыена куелган билгеләре буенча куелган таләпләрне кабат үтәмәү өчен 1 елга йөртүче таныклыгыннан мәхрүм итү, ә электрон җайланмалар бу хокук бозу очрагын теркәсә 5000 сум штрафка тарту каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзгәрешләр безне үзгәртерме?