Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә турнирда Азнакайдан 12 яшьлек көрәшче җиңде

Әлмәт районы Калейкино авылында Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Почет билгесе орденнары кавалеры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры узды. Республикадагы иң эре хуҗалыкларның берсе булган Н.Токарликов исемендәге хуҗалыкның легендар директоры Зөфәр Газиз улының исеме күпләргә яхшы таныш. Ул...

Әлмәт районы Калейкино авылында Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Почет билгесе орденнары кавалеры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры узды.

Республикадагы иң эре хуҗалыкларның берсе булган Н.Токарликов исемендәге хуҗалыкның легендар директоры Зөфәр Газиз улының исеме күпләргә яхшы таныш. Ул үз чорында авыл хуҗалыгы үсеше, Әлмәт җире терлекчелектә зур уңышлар белән горурлансын һәм бөртеклеләрдән югары уңыш алсын өчен зур эш башкара. Шул ук вакытта ул авыл яшьләре арасында физкультура һәм спортны үстерүгә җитди игътибар бирә.

Үзләренең танылган якташлары Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә әлмәтлеләр тугызынчы тапкыр спорт турниры уздырдылар. Ярышлар башланыр алдыннан спортчылар һәм кунаклар З. Шәйдуллинның мемориаль тактасына чәчәкләр куйдылар. Ярышларны ачуда киң җәмәгатьчелек, Әлмәт районы җитәкчесе Мәҗит Сәлихов, танылган җитәкченең тормыш иптәше, туганнары, улы - Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

- Яшүсмерләр арасында үткәрелүче турнир республиканың гына түгел, башка төбәкләрнең дә яшь спортчылары арасында елдан-ел популярлык казана, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Әлмәт районы башлыгы. - Соңгы елларда республикада татар көрәшенә игътибар артты. Ярышта катнашучыларның саны артуы да әнә шул хакта сөйли.

Турнирда 20 районнан 9 яшьтән алып 14 яшькә кадәр 220 яшүсмер бил алышты.

Берьюлы ике келәмдә барган бәйгене тамашачылар зур кызыксыну белән күзәтте: турнир батыры исеменә кем лаек булыр? Көрәшчеләр - көчле рухлы спортчылар. Моның шулай булуына ярыш барышын күзәткән вакытта да инанасың. Кайберәүләр алган тән җәрәхәтләренә дә карамыйча, азаккача көрәшеп, күз яшьләре аша җиңү яулады. Азнакай спортчысы Равил Сабирҗанов дә шундыйлардан. 12 яшьлек көрәшчегә, ничек кенә авыр булмасын, ул барыбер җиңүне кулыннан ычкындырмады һәм үз авырлык категориясендә (38 кг) беренче булды.

- Көрәш белән 6 ел шөгыльләнәм. Бик ошый. Минем өчен көрәш - ул, иң беренче чиратта, хезмәт. Җиңүгә омтылыш, максатчанлык, сәламәт яшәү рәвеше, ә иң мөһиме - үз өстемдә даими эшләү, - ди яшүсмер.

Җиңүгә ирешкән азнакайлылар арасында 10 яшьлек Илфат Миңнегалиев бар. Үз авырлык категориясендә ул дүртенче урынны яулады. Ике спортчы да бүгенге көндә көрәш буенча тренер Айрат Миңнегалиев кул астында шөгыльләнә.

Бу көнне бәйгегә милли көрәш Федерациясенең Башкарма директоры Равил Хәйруллин да чакырулы иде. Ул азнакайлыларның көрәш буенча елдан-ел югары нәтиҗәләргә ирешүләрен билгеләп үтте.

Турнирда Азнакай спортчылары команда зачетында өченче призлы урынга чыгып, җиңүче пьедесталында кубокка лаек булды. Беренче, икенче урыннарга әлмәтлеләр һәм актанышлылыр чыкты.

Киләсе елда исә көрәш турнирын республика бәйгесе дәрәҗәсендә уздыру күз уңында тотыла.

Таңсылу САНИЕВА

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә турнирда Азнакайдан 12 яшьлек көрәшче җиңде