Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ЗАГСка - изге Вәли көнендә

Сез бер-берегезгә гашыйк һәм тормышыгызны бер-берегездән башка күз алдына китерә алмыйсыз һәм инде гаилә кору турында уртак һәм ныклы фикергә килгәнсез икән, мәхәббәтегезнең ялкынын, сафлыгын дәлилләп, елның үзегез сайлаган чорына язылышу турында гаризагызны нәкъ менә 14 февраль - изге Вәли көнендә биреп, бу шатлыклы вакыйганы тагын да истәлеклерәк итә аласыз....

Сез бер-берегезгә гашыйк һәм тормышыгызны бер-берегездән башка күз алдына китерә алмыйсыз һәм инде гаилә кору турында уртак һәм ныклы фикергә килгәнсез икән, мәхәббәтегезнең ялкынын, сафлыгын дәлилләп, елның үзегез сайлаган чорына язылышу турында гаризагызны нәкъ менә 14 февраль - изге Вәли көнендә биреп, бу шатлыклы вакыйганы тагын да истәлеклерәк итә аласыз. ЗАГС бүлеге бу көнне 16.00 сәгатьтә гаризаларны әнә шулай тантаналы төстә кабул итү үткәрә. Килегез, сезне бу көнне аеруча көтәләр!

ЗАГС бүлеге Аналар көне уңаеннан игълан ителгән "Яшәвемнең мәгънәсе син, балам!" бәйгесенә йомгакны да 14 февраль көнне 16.00 сәгатьтә ясаячак. Бу никахлашу турында гариза бирүче яшьләргә үзенә күрә тәрбияви чара, тормыш дәресе дә булачак. Иҗат эшләрен бәйгегә юллаган һәркемне ЗАГС бүлегенә йомгаклау тантанасына чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев