Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөз сум урынына меңне түләвең бар...

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 нче маддәсенә кертелгән төзәтмәләр (штрафларны вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияләр) узган елның августында көченә керде. Әлеге маддә нигезендә түләнмәгән штраф өчен бер мең сумнан да ким булмаган икеләтә административ штраф салу яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган. Кыскасы, 100 сумлык штрафыңнан...

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 нче маддәсенә кертелгән төзәтмәләр (штрафларны вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияләр) узган елның августында көченә керде.

Әлеге маддә нигезендә түләнмәгән штраф өчен бер мең сумнан да ким булмаган икеләтә административ штраф салу яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган. Кыскасы, 100 сумлык штрафыңнан вакытында котылмасаң, 1000 сумыңны чыгарып салырга, өстәвенә, беренче штраф бәясен дә капларга туры килә. 20.25 нче маддәгә төзәтмәләрдә штраф салу хокукы суд пристав-башкаручыларына да бирелгән.

Исегезгә төшерәбез: штрафны вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылык 41 нче тәүлектән башлана. Аңа кадәр булган 30 көн ихтыяри түләү, 10 ы - аңлашылмаучылыкларны ачыклау өчен бирелә. Узган елда гына да республикада әлеге маддә нигезендә административ кулга алу буенча 8000 нән артык эш каралды. Мондый җәза юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы автомобиль йөртүчеләрне уйланырга мәҗбүр итәчәк.

ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе суд приставлары хезмәте белән тыгыз элемтәдә тора. Кагыйдә бозучылар турындагы бердәм база штраф түләмәүчеләрне үз вакытында ачыкларга булыша.
Штраф түләгәнлеккә хәбәрне ЮХИДИ подразделениесенә хәзер электрон юл белән банклардан да җибәрергә мөмкин.

Түләнмәгән штраф турындагы информацияне ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе рәсми интернет-порталыннан (gibdd.tatar.ru яки rpoIice.ru) табарга, ә банк кредит картасыннан usIugi.tatarstan.ru сайты буенча дәүләт салымын һәм штрафларны түләргә була.

ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев