Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Юл хәрәкәтендәгеләр законны сакларга тиеш
Илебездә яшәүче күпләр шәхси машинага ия һәм аны йөртүче исәпләнә. Ә менә машина йөртүчеләр белән юл хәрәкәте инспекторлары арасындагы мөнәсәбәт һәрчак диярлек дустанә түгел шул, шуңа күрә дә ике як та закон белән каралган үз хокук һәм бурычларын анык белеп торырга бурычлы. РФ МВД Административ регламентының 19 пункты нигезендә эчке...
Илебездә яшәүче күпләр шәхси машинага ия һәм аны йөртүче исәпләнә. Ә менә машина йөртүчеләр белән юл хәрәкәте инспекторлары арасындагы мөнәсәбәт һәрчак диярлек дустанә түгел шул, шуңа күрә дә ике як та закон белән каралган үз хокук һәм бурычларын анык белеп торырга бурычлы.
РФ МВД Административ регламентының 19 пункты нигезендә эчке эшләр хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар арасындагы мөнәсәбәт закон кысаларында, бурычларын төгәл үтәп, гражданнарга хөрмәт һәм игътибар белән сугарылган булырга тиеш.
Регламентның 20 пункты буенча хезмәткәр юл хәрәкәтендә катнашучыга үзенең кемлеген танытырга, дәрәҗәсен, фамилиясен әйтергә һәм шуннан соң гына мөрәҗәгать итү максатын һәм сәбәбен аңлатырга тиеш. Транспорттагыны яки җәяүлене туктатканда ул хезмәт таныклыгын кулыннан җибәрми генә ачып күрсәтергә бурычлы.
Шул ук регламентның 63 пунктында хезмәткәрнең транспорт чарасын үзе күреп яки техник чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәсенең бозылуы ачыкланганда туктата алуы турында әйтелә.
Юл хәрәкәтендә катнашуга кирәкле документларны (йөк ташуга булганнарыннан тыш) тикшерү өчен нигез булып, регламентның 82 пункты нигезендә, шулай ук юл йөрү кагыйдәләренең бозылуы тора.
83нче пункт нигезендә документлар, транспорт чарасының маркировкасын, дәүләт теркәве билгеләрен тикшерүгә түбәндәгеләр керә: транспорт чарасын карау (регламентның 149-154 пунктлары); эзләү һәм оператив-белешмә учетына мөрәҗәгать итү; ясалма икәнен билгеләү өчен техник чаралар куллану.
РФ ППДның 2.1 пункты нигезендә механик транспорт чарасын йөртүченең һәрчак үзе белән булырга тиешле һәм хезмәткәр тикшерүгә сорагач бирергә тиешле документлар: тиешле категория буенча техник чаралар йөртүгә хокук таныклыгы, ә инде ул алынган икән - тиешле тәртиптә вакытлыча рөхсәт кәгазе; әлеге транспортка дәүләт техник тикшерү үткәрелгәнлеге турында талон һәм дәүләт теркәве документлары, ә инде прицеплы икән - аңа да.
А.Купов, шәһәр прокуроры ярдәмчесе, беренче класслы юрист
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев