Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юка боз – куркыныч

Елга, күлләрдә боз ката башлады. Әлбәттә, беренче боз үзенә тарта. Тимераякта шуасы, шома боз өстендә шуып уйныйсы, балык тотасы килә. Ләкин яңа бозның бик тә куркыныч икәнлеген онытып җибәрмәскә кирәк. Еш кына бозның ныклыгын бер урында гына тикшереп карыйбыз да, кереп тә китәбез. Ә боз урыны-урыны белән юка булырга да...

Елга, күлләрдә боз ката башлады. Әлбәттә, беренче боз үзенә тарта. Тимераякта шуасы, шома боз өстендә шуып уйныйсы, балык тотасы килә. Ләкин яңа бозның бик тә куркыныч икәнлеген онытып җибәрмәскә кирәк. Еш кына бозның ныклыгын бер урында гына тикшереп карыйбыз да, кереп тә китәбез. Ә боз урыны-урыны белән юка булырга да мөмкин. Чөнки сулыкларда көчле агымлы, чишмәле, шәһәр канализациясеннән җылы су саркып торган, суүсемнәр үсеп утырган урыннар да бар. Әлбәттә, анда боз күпкә юкарак һәм кыш уртасында да катмаска мөмкин.

Исегездә тотыгыз: 5 см калынлыктагы боз гына кешене күтәрә ала, ә массакүләм уеннар оештыру өчен бозның калынлыгы 10 см булырга тиеш.

Нәкъ менә шушы кагыйдәләрне сакламаганда кешеләр бәла-казага юлыга да инде. Боз ватылып китеп, суга чумганда да кеше югалып калмаска, тиз һәм акыл белән эш итә белергә тиеш. Күкрәк яки арка белән боз читенә ябышырга, кулларны як-якка җәеп, аяклар белән хәрәкәтләнеп боз өстенә чыгарга тырышырга кирәк. Шул ук вакытта ярдәмгә чакырып кычкырыгыз! Боз өстенә чыккач, боз ватылган урыннан ераккарак үрмәләгез. Ныклы урынга җиткәч, тизрәк ярга барыгыз, кичекмәстән торак йортка керергә кирәк.

Бәлагә юлыккан иптәшеңә ярдәм күрсәтү - һәркемнең изге бурычы. Аның янына бары тик үрмәләп кенә барырга кирәк, чөнки бозның ул тирәдә бик юка булуы ихтимал. Ярдәм күрсәтү өчен кул астында булган әйберләр - каеш, такта, баскыч, шарф... кулланыгыз. Суга чумучыны да бары тик үрмәләгән көйгә генә тартып чыгарырга кирәк. Каты бозга чыкканнан соң зыян күрүчене тизрәк җылыту, җылы торакка алып керү һәм «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакыру чарасын күрергә кирәк.

Үз гомерегезне куркыныч астына куймагыз! Елга, күл, сулыклар аша чыкканда сак һәм игътибарлы булыгыз!

Р. Хәйруллин, Азнакай районы буенча ТР МЧС идарәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев