Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Югалган Азнакай солдатлары

Назиф Әшрәфуллин 1915 елда Азнакай районының Сасы Күл (хәзерге Бүләк) авылында туа. Сугышка кадәр Хаҗәр Зәкиева белән гаилә коралар. Ике малай үстерәләр. Гаилә башлыгы Чубар Абдул мәктәбендә директор булып эшли, сугыш башлану белән фронтка китә. 1265нче укчы полкның 382нче дивизиясендә хезмәт итә. 5нче укчы рота командиры була, сержант дәрәҗәсенә ирешә....

Назиф Әшрәфуллин 1915 елда Азнакай районының Сасы Күл (хәзерге Бүләк) авылында туа. Сугышка кадәр Хаҗәр Зәкиева белән гаилә коралар. Ике малай үстерәләр. Гаилә башлыгы Чубар Абдул мәктәбендә директор булып эшли, сугыш башлану белән фронтка китә. 1265нче укчы полкның 382нче дивизиясендә хезмәт итә. 5нче укчы рота командиры була, сержант дәрәҗәсенә ирешә. 1943 елда ул хәбәрсез югала.
Аның кече улы Рәфкатьнең үтенече буенча Казанның хәрби Дан клубы эзләнү эшләре алып бара. Алар берникадәр мәгълүмат туплый. Назиф Әшрәф улы Менюши һәм Медведь авылларын азат итү сугышларында яраланган була, медсанбатка җибәрелә.
Бик каты барган бу бәрелешләрдә алар гаҗәеп чыдамлык, батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Назиф Әшрәфуллин 65 контратакада катнаша, дошман пулеметларын юкка чыгара. 1944 елның 30 гыйнварында "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.
Эзтабарлар аның 1944 елның февралендә 468нче медсанбатта үлүен ачыклый. Солдат Новгород өлкәсенең Шимский районында җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югалган Азнакай солдатлары