Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ышаныч телефоны ышанычлы

2009 елдан башлап Россия Федерациясендә 17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне үткәрелә. Бу чара балалар хокукларын бозу очракларын ачыкларга, балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтен җайга салырга ярдәм итә. Азнакай муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә әлеге уңайдан ышаныч телефоны эшчәнлеге турында балалар һәм ата-аналар белән лекцияләр, әңгәмәләр, шәһәребез мәйданнарында һәм урамнарында акцияләр,...

2009 елдан башлап Россия Федерациясендә 17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне үткәрелә.

Бу чара балалар хокукларын бозу очракларын ачыкларга, балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтен җайга салырга ярдәм итә.

Азнакай муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә әлеге уңайдан ышаныч телефоны эшчәнлеге турында балалар һәм ата-аналар белән лекцияләр, әңгәмәләр, шәһәребез мәйданнарында һәм урамнарында акцияләр, "Миңа Ышаныч телефоны ничек ярдәм итте" дигән темага балалар конкурсы үткәреләчәк.

"Ышаныч телефоны минуты" республика акциясе кысаларында барлык мәгариф учреждениеләрендә 17 майда 11.00 сәгатьтә балаларга көндәлекләренә һәм кәрәзле телефоннарына бердәм гомумроссия номерын (8-800-200-01-22) яздыру чарасы оештырылачак. Әлеге телефон буенча ярдәм бушлай һәм аноним рәвештә күрсәтелә.

Нәфисә Шәфыйкова, мәгълүмати-методик үзәк методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ышаныч телефоны ышанычлы