Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

Хөрмәтле азнакайлылар! Районыбыз кунаклары! 1 Май - һәркайсыбыз көтеп алган Яз һәм хезмәт бәйрәме. Еллар бер-берен алыштырып, нинди генә сәяси һәм икътисади үзгәрешләр чорында яшәсәк тә, ул барыбыз өчен дә иң якты, иң күркәм бәйрәм булып кала. Хезмәтне, эш кешесен олылау һәм аңа мәдхия укыган бәйрәм. Язгы яңарыш чорында үзебез...

Хөрмәтле азнакайлылар! Районыбыз кунаклары!

1 Май - һәркайсыбыз көтеп алган Яз һәм хезмәт бәйрәме. Еллар бер-берен алыштырып, нинди генә сәяси һәм икътисади үзгәрешләр чорында яшәсәк тә, ул барыбыз өчен дә иң якты, иң күркәм бәйрәм булып кала. Хезмәтне, эш кешесен олылау һәм аңа мәдхия укыган бәйрәм.

Язгы яңарыш чорында үзебез яшәгән, эшләгән урыннарда өмәләр үткәреп, җирлегебезне тагын да яшәртеп, ямьләндереп җибәрдек. Басуларда игенчеләребез булачак уңышка нигез сала, һәр тарафта хезмәт дәрте, күңел күтәренкелеге. Эшләрнең бүгенге торышы кырларыбызда быел да уңышның мул булачагына, терлекчелек продуктларын җитештерүне арттыруда яңа адым ясалачагына ышаныч уята.

Алга таба да әнә шулай бердәм, бер-беребезгә туганлык, дуслык тойгылары гына кичереп, максатларны уртак итеп яшәргә язсын!

Барчагызны да 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм хезмәт уңышлары телим. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе, һәрберегезгә күңел көрлеге, тынычлык алып килсен!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев