Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшәеш турында уйланабыз

Күптән түгел "Өмет" үзәге каршындагы гаилә клубында гаилә тормышы һәм традицион диннәрнең дөньяга карашыбызга тәэсире мәсьәләләренә багышланган кичә узды. Рамазан ае кысаларында очрашуга Истамбул университеты студенты, якташыбыз Вәлиулла хәзрәт чакырылды. Аның чыгышы зур кызыксыну уятты, яшәешебезнең асылына карашларны үзгәртте. Ислам дине татулыкта яшәргә чакыра. Яшәү мәгънәсе нидә? Тормыш проблемаларына чумып,...

Күптән түгел "Өмет" үзәге каршындагы гаилә клубында гаилә тормышы һәм традицион диннәрнең дөньяга карашыбызга тәэсире мәсьәләләренә багышланган кичә узды. Рамазан ае кысаларында очрашуга Истамбул университеты студенты, якташыбыз Вәлиулла хәзрәт чакырылды. Аның чыгышы зур кызыксыну уятты, яшәешебезнең асылына карашларны үзгәртте. Ислам дине татулыкта яшәргә чакыра. Яшәү мәгънәсе нидә? Тормыш проблемаларына чумып, ничек итеп җан тынычлыгын җуймаска? Очрашуга килүчеләр түгәрәк өстәл артында әнә шулар хакында фикер алышты. Үз тормышыннан мисаллар китереп, һәркем рухи халәтенә анализ ясарга тырышты. Чыннан да, ышаныч яшәүгә көч бирә. Кемдер Аллаһы тәгаләгә, кемдер башка көчләргә ышана. Әмма рухи кыйммәтләребез уртак, үзгәрешсез: урлашма, башкаларга зыян салма... Бу кыйммәтләр безгә тормышыбызны тагын да яхшыртырга мөмкинлек бирә. Әлеге очрашу күпләр күңелендә очкын кабызды, киләчәккә өмет уятты.
Г.Хафизова, үзәк белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев