Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын чыгуга сәбәпче штрафка тартыла

 Статистика буенча, Россиядә 10 янгынның 9 ы кеше гаебе белән чыга.

Коры, кызу көндә сүнми калган төпчек, учак, хәтта урмандагы пыяла кисәге, шешә дә очкынланып китеп, зур янгынга сәбәп булырга мөмкин.

 Янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгәндә, кисәтү һәм административ штраф каралган:

-гражданнарга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр;

-җаваплы затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр;

-юридик затларга – 100 меңнән 400 мең сумга кадәр.

 Әгәр инде бу кагыйдәләр бозылып, урман янып китсә һәм аңа зыян салынса, РФ Җинаятьләр Кодексының 261 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарту каралган.

 Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы туу сәбәпле, аларга бару, машина белән керү 9 августтан 21 календарь көнгә кадәр чикләнгән.

 Аеруча янгын курынычы шартларында тиешле таләпләрне бозган очракта түбәндәге администратиф штрафлар каралган:

-гражданнарга – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр;

-җаваплы затларга – 60 меңнән 90 мең сумга кадәр;

-юридик затларга – 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр.

 Хөрмәтле райондашлар! Урманнарда янгын чыгудан сак булыйк, таләпләрне барыбыз да үтик!

 Әгәр янгын очрагына тап булсагыз, 112 яки 8 (85592) 7-85-17 телефоннары аша шалтыратуыгыз сорала.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев