Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңалыклар

Район хуҗалыкларында көзге чәчү эшләре тәмамланды. 9459 гектарда көзге бодай, 3667 гектарда арыш һәм 97 гектарда тритикале чәчелде. Иртәрәк чәчелгән басуларда уҗым культурасы ямь-яшел булып тишелеп чыгарга да өлгерде. Бүгенге көндә көзге җир эшкәртү эшләре тулы куәтенә бара. Планда каралганның 70 проценты эшкәртелгән. Бу өлкәдә "АФ "Азнакай", "Союз-Агро", "Чалпы", "Марс",...

Район хуҗалыкларында көзге чәчү эшләре тәмамланды.
9459 гектарда көзге бодай, 3667 гектарда арыш һәм 97 гектарда тритикале чәчелде. Иртәрәк чәчелгән басуларда уҗым культурасы ямь-яшел булып тишелеп чыгарга да өлгерде. Бүгенге көндә көзге җир эшкәртү эшләре тулы куәтенә бара. Планда каралганның 70 проценты эшкәртелгән. Бу өлкәдә "АФ "Азнакай", "Союз-Агро", "Чалпы", "Марс", "Тукай" хуҗалыклары өлгерлек күрсәтә.
Көз көзлеген итә. Көннәр суытты, яңгырлар башланды. Димәк, терлекләрне җылы торакларга кайтарырга бик вакыт. Бу атнада район хуҗалыкларында терлекләрне торакларга кайтарып бетерү бурычы куелды.

***

Йөрәккә үтә дә катлаулы операцияләр ясау Татарстанның көньяк-көнчыгышында чынбарлыкка әйләнде: "Татнефть" ААҖ медсанчастендә беренче тапкыр йөрәкнең төп кан тамырына транскатетерлы клапан кую буенча югары технологиягә нигезләнгән операцияләр ясалды. Алар "Татнефть" компаниясе ярдәме белән, Ренат Акчурин җитәкчелегендә, Россия кардиология комплексының белгечләре тарафыннан мастер-класс кысаларында башкарылды. Шуны да әйтергә кирәк, 2008 елдан алып медсанчастьтә 5016 коронография уздырылган, коронар артерияләргә 1457 операция ясалган. Ә дәүләт квотасы бу кыйммәтле медицина операциясенә мохтаҗларның барысына да ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә.

***

Яңа Россия паспорты алу өчен гаризаны хәзер дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә була. Татарстанлылар өчен мондый мөмкинлек әле кичә генә барлыкка килде. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортындагы брифингта журналистларга ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Әнисә Гайнуллина сөйләде. Хәзер Татарстанда яшәүчеләр Россия паспортын рәсмиләштерү өчен гариза бирүдән тыш, дәүләт пошлинасын түләргә һәм белгечләргә кабул итүгә язылырга да мөмкиннәр. Элек дәүләт хезмәтләре порталы аша чит ил паспортын гына рәсмиләштерергә мөмкин иде.

***

Татарстанда «Экстремизмга - Юк!» айлыгы уза. Чараның төп максаты - террорлык һәм экстремистик идеология белән көрәш. Айлык 3 сентябрьдә, уку елының беренче көнендә, республиканың барлык мәктәпләрендә бу темага багышланган махсус дәресләр белән башланып китте. Ул 30 сентябрьдә тәмамланачак. «Экстремизмга - Юк!» айлыгы кысаларында чаралар һөнәри урта, югары һәм дини белем бирү йортларында да узачак.

***

7-8 сентябрьдә районның барлык мәгариф учреждениеләрендә Финанс хезмәткәрләре көне уңаеннан "Финанс белеме көне" узды.
Әлеге акция барышында Пенсия фонды идарәсе, финанс-бюджет палатасы, 15 нче районара салым инспекциясе, Саклык банкы, "Татфондбанк"ның Азнакай өстәмә офислары, "Ак Барс" Банкы филиалы, "Азнакай киемнәре" ААҖ, Актүбә бистәсе башкарма комитеты белгечләре 9-11 нче сыйныф укучыларын банк системасы нигезләре, РФ дә акча һәм акча мөнәсәбәтләре, пенсияне иминиятләштерү тарихы белән таныштырдылар.

***

Азнакайда, гомУмән, илебездә соңгы елларда суицид - үз-үзеңә кул салу очраклары көннән-көн күбәя бара. Районда атна саен якынча өч-дүрт факт теркәлә. Мондый юлга яшүсмерләр, яшьләр дә бик еш басалар. Әлеге хәл муниципаль район җитәкчелеген дә бик борчый. Шушы көннәрдә әлеге мәсьәләгә багышланган киңәшмә дә узачак.

***

РФнең ТР буенча тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлеге 8 сентябрьдә РФ Җинаятьләр Кодексының 111 маддәсе, 4 бүлегендә каралган кеше гомеренә куркыныч янаган тән җәрәхәтләре салу, көч кулланып үтерелгән кеше гәүдәсе табылу факты буенча җинаять эше кузгатты. Вакыйга булган урында күпсанлы тән җәрәхәтләре алган мәет табыла.
Хәзерге вакытта әлеге җинаять эше буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңалыклар