Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Юл тулысынча су белән тәэмин ителәчәк

12 июльдә район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы гадәттәгечә күңелле мизгелдән - юбилярларны бүләкләүдән башланды. "2009-2011 елларга Азнакай муниципаль районының демографик үсеше" комплекслы программасын үтәү нәтиҗәләре турында шәһәр Советы депутаты, социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе А.Шәмсетдинов доклад ясады. Ул Программа кысаларында башкарылган чаралар нәтиҗәсендә районда һәм шәһәрдә бала тууның...

12 июльдә район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы гадәттәгечә күңелле мизгелдән - юбилярларны бүләкләүдән башланды.
"2009-2011 елларга Азнакай муниципаль районының демографик үсеше" комплекслы программасын үтәү нәтиҗәләре турында шәһәр Советы депутаты, социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе А.Шәмсетдинов доклад ясады. Ул Программа кысаларында башкарылган чаралар нәтиҗәсендә районда һәм шәһәрдә бала тууның артуын, үлем-китемнең кимүен билгеләп үтте. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, онкологик чирләрдән, травма һәм агуланулардан үлү очракларын киметү, уртача гомер озынлыгын арттыру, халыкның яшәү шартларын яхшырту буенча төп мәсьәләләрнең хәл ителүен әйтте.
Җирле бюджет җитәрлек дәрәҗәдә финанслаштырмау сәбәпле, Программаның кайбер өлешләре үтәлмәгән. Мәсәлән, Яңа Юл микрорайонда су белән тәэмин итү системасы төзелеше тулысынча төгәлләнмәгән. Шәһәр башкарма комитетына әлеге мәсьәләне хәл итү йөкләнде.
Эчә торган суның сыйфатын яхшырту буенча чаралар турында архитектура һәм төзелеш бүлеге начальнигы С.Шәрәфетдинова чыгышы тыңланды.
Тулаем алганда, депутатлар Программаның үтәлешен канәгатьләнерлек дип таптылар.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Темирбулатова "Азнакай" хәйрия фондының узган ел һәм 2012 елның 1 нче яртыеллыгы эшчәнлеген яктыртты. Фондка 2011 елда барлыгы - 4 712 814 сум, быелның беренче яртыеллыгында 34 522 236 сум акча кергән. Бу акча төрле социаль чараларга тотылган. Ә 2012 елда "Татнефть" ААҖ тарафыннан максатчан күчерелгән 30 млн. сум авыл хуҗалыкларына ягулык-майлау материаллары, орлык, авыл хуҗалыгы техникасы алуга киткән. Фондның узган елга отчеты Азнакай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган.
Район Советы рәисе урынбасары Н.Нәгыймов "Татнефть"ААҖ җитәкчелегенә, предприятие, оешмалар коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә һәм халыкка рәхмәтен җиткерде. Нефтьчеләр ярдәме белән быелгы язгы чәчүнең вакытында төгәлләнүен ассызыклады.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәкүров шәһәрне төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау Кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән таныштырды.
Утырышта шулай ук район һәм шәһәр Советларының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр дә каралды.
Шәһәр Советы депутатлары А.Шәмсетдинов һәм И.Солтановның вәкаләтләрен туктату турында гаризалары канәгатьләндерелде.
Район Советы рәисе урынбасары Н.Нәгыймов депутатларны Краснодар краенда табигый бәла-казадан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән шәһәребездә оештырылган хәйрия чарасында актив катнашырга һәм шәфкатьлелек күрсәтергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Юл тулысынча су белән тәэмин ителәчәк