Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елны нәрсә киеп каршы алырга?

Узып баручы елның соңгы ае нәтиҗәләр чыгару, яңа елга планнар кору белән бәйле булса да, хатын-кызлар өчен иң күңеллесе, мөгаен, яңа ел киченә күлмәк сайлаудыр. Яңа ел бәйрәмен матур кием киеп каршылау да бик мөһим. Бәйрәмдә теләсә нинди матур күлмәк кияргә була. Ләкин Еланны каршы, апганда алтынсу төстәгесен сайларга тырышыгыз....

Узып баручы елның соңгы ае нәтиҗәләр чыгару, яңа елга планнар кору белән бәйле булса да, хатын-кызлар өчен иң күңеллесе, мөгаен, яңа ел киченә күлмәк сайлаудыр.
Яңа ел бәйрәмен матур кием киеп каршылау да бик мөһим. Бәйрәмдә теләсә нинди матур күлмәк кияргә була. Ләкин Еланны каршы, апганда алтынсу төстәгесен сайларга тырышыгыз. Елан киемне алыштырып торганны ярата аның үз тиресен салып калдыруын хәтерләмәгез. Шулай булгач, гардеробны яңартмый булмас. Ә Яңа ел кичендә кара, зәңгәр, караңгы зәңгәр, яшел, зөбәрҗәт төсләренә өстендек бирегез. Елэн суныкы да бит эле, димәк, су төсләрен дә үз итәр ул. Елан тиресе сыман ялтыравык тукымалардан тегелгән күлмәкләр кисәгез аның күңеле күтәрелер. Тик ачык изүле, кыска итәкле булмасын. Арзанлы муенса-беләзекләр дә такмагыз: елан алтын-кемеш асылташлар ярата. Маникюрыгызга да игътибарлы булыгыз. Аның төсе, сурәте сезнең киемегезнең стиленә туры килергә тиеш.
Ир-атларга да ялтырап торган тукымадан тегелгән костюмнар кияргә крәк. Кара хәстәгә классик костюмга естенлек бирсәгез, галстугыгыз яки каешыгыз еланга ошарлык булсын.
Шуны истә тотыгыз, яңа елны каршылаганда ни дәрәҗәдә бай күренсәгез, киләсе 2013 елда да байлыгыгыз шулкадәр булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны нәрсә киеп каршы алырга?