Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елда яңа уңышлар

Лениногорск шәһәрендә 1998-99 елгы яшүсмерләр арасында республика шәхси команда ярышлары үтте. Казан, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләреннән 200гә якын спортчы 60 метрга кадәр йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, туп ату буенча көч сынаштылар. Азнакайдагы 7 һәм 8 нче, Актүбәдәге 1 һәм 2 нче мәктәп укучылары составындагы «Лидер» спорт командасы яхшы күрсәткечләргә...

Лениногорск шәһәрендә 1998-99 елгы яшүсмерләр арасында республика шәхси команда ярышлары үтте.

Казан, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләреннән 200гә якын спортчы 60 метрга кадәр йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, туп ату буенча көч сынаштылар. Азнакайдагы 7 һәм 8 нче, Актүбәдәге 1 һәм 2 нче мәктәп укучылары составындагы «Лидер» спорт командасы яхшы күрсәткечләргә ия булды. Мәсәлән, Екатерина Аркадьева йөгерү буенча җиңү яулап, гомуми зачетта 2 нче урынга чыкты. Миләүшә Хөсәенова, Динара Ганиева, Алмаз Афандеев биеклеккә сикерү буенча призерлар булдылар. Команда ярышларында безнең кызлар икенче ел рәттән җиңәләр, эстафета йөгерешендә дә 2 нче урынга чыктылар. Азалия Вәлиева, Аделина Галеева, Маргарита Полюшко, Андрей Шәйхулов, Айдар Сәлифов, Роберт Шәрифуллин, Илдар Шәйхетдинов, Слава Макаров өлкәннәр һәм үсмерләр нормативларын үтәп, шәхси рекорд күрсәттеләр.

И. Сәлифов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев